#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абруйлы имамны искә алдык

последние и лучшие новости искусства в мире

Көн артыннан көн, ел артыннан еллар үтә бара. Ике ел элек зур хөрмәткә лаек булган Тубыл районы, Юршак авылы мәчете имамы Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновны соңгы юлга озаткан идек. Аның шулай сабыр гына, өнсез рәвештә юк булып китүенә күңелләр әле дә ышанып бетми.

Сайлаган юлында тирән белемле, кешелекле, аралашучан кеше буларак, күпләрне үз тирәсендә оештыра алуына, үзенә тарту көченә ия булганы өчен ярата идек хәзрәтебезне.

Халык өчен, Аллаһы хакы өчен башкарган изге гамәлләре бихисап булды. Имаметдин исемендәге Юршак мәчетен торгызу, аны төзекләндерү, саклау дәрәҗәсен күтәрү өчен аз гына көч куймады ул. Бәйрәмнәрдә мәчет эченә халык сыймый иде, ишек алдында үткәрер өчен җайланмалар төзетте.

Очрашуларда, Гает бәйрәмнәрендә чараларны югары дәрәҗәдә оештыра алучанлыгы белән дә ул истә. Килгән күренекле шәхесләрне халыкка күрсәтергә тырыша иде. Мәрхүм шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманова, РФнең атказанган укытучысы Роза Моратова һәм башкалар мәчетнең еш кунаклары иде.

Яхшы сүз – җан азыгы бит. Мәчеткә килгән олысын һәм кечесен якын күреп, эчкерсез матур сүзләрен жәлләмәде, алар күңеленә кереп кала белде, аның әйткән сүзләре үзе бер бүләк шикелле була иде. Өлкәннәрнең һәрберсен Коръәнле итте, кулга аны алган саен ничек искә алмыйсың ди үзен. Бер төркем мәктәп балаларын да оештыручылары белән мәчеткә чакыра, аларны сөйләтеп, җырлатып, сыйлап, күңелләрен күреп кала иде.

Рәхимҗан хәзрәт башкаларның да изге эшләрен, дөрес адымнарын күрә, бәяли һәм аларны хуплый белә иде. Аның әйткән сүзләрен, сөйләгән вәгазьләрен, укыган догаларын теләсә нинди йортның һәр почмагында ишетә идек. Халык мәхәббәте аңа чиксез булды.

Мәчетнең киләчәге турында да кайгыртып, хәзрәт алмашка улы Шәрифне әзерләде. Шөкер, мәчет ишекләре ябык түгел.

26 июнь көнне Рәхимҗан хәзрәтебезнең фанидан китүенә 2 ел тулу сәбәпле, гаиләсе аш-мәҗлес үткәрде. Бу тирәдәге бар муллаларыбыз аны хөрмәтләп искә алдылар, табын артында аралаштылар.

Җыелган җәмәгать Төмән районы, Акъяр авылыннан килгән Әмир Балдинның вәгазьләрен бик яратып тыңлады, зур рәхмәтләр төшсен үзенә, өлкәбездә аның дәрәҗәсе дә тиешле күтәренкелектә икәнлеге күпләргә мәгълүм.

Рәхимҗан хәзрәт хатыны Хөсниҗамалга, улы Шәрифкә, башка туган-кардәшләренә югары дәрәҗәдә шундый искә алу мәҗлесен оештырганнары өчен Аллаһы рәхмәтләре төшсен. Хәзрәтебез исәннәрдән риза булып, тыныч йокласын, урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836