#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бер фоторәсем тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

33-8Әлеге 1954 нче елның 24 январенда төшерелгән фоторәсемне мин авылдашым Рауза Азановадан алдым. Аның әнисе Нурия апа бар монда, ул чакта аңа 17 генә яшь иде. Егермеләп кешедән авылыбызда ике хатын-кыз исән: Галиябану Бакирова – аңа 85 яшь һәм Сәлимә Мухамедьярова – 86 яшь.

Сурәткә карап сокланам, монда әтиемнең сеңлесе Майсүрә апам бар. Ул югарыда беренче, кара шәлдә, ә янында инде Галиябану апа, аның алда икенче рәттә Нурия апа белән Сәлимә апа басып торалар.

Бригадир Хәмидулла абый Бәширов басып торучы ирләрдән икенче. Ун ел элек ул Бөек Ватан сугышыннан кайткан батыр солдатны үз һөнәренә өйрәтә. Аның ике ягында Сафиулла һәм Әбделхәй абыйлар. Мәүликәй абый Сөлхәрнәев тезләнгән, ике авылдаш ятканнар. Өстәл янында Нюра апа белән Иван Федоровичның – хуҗаларның кызы Аля, ә ящик тотканы – уллары Саша.

Озын кичләрне кызлар – Гөлзифа, Фәүзия, Минзифа, Тайфә, Нуричамал, Мәгъзәнур, Алия, Шәүкыя калганнары белән бергә ял итәләр, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, егетләр ауларны яраклаштыралар, әкиятләр, легендалар сөйлиләр:

“Борынгы бабаебыз Талимханның хатыннары беренчә мәртәбә күлгә барып, сусыз буш чиләкләр белән кайталар. Алар авыл күлендәге эре-эре табаннарны, карабалыкларны, чуртаннарны күреп хәйран калалар, су кортлаган икән дип уйлыйлар. Ерак тарихта калган еллардан бирле безнең авылдашлар тату гаилә булып балыкчылык итә”.

Бүгенге көндә күлгә балыкка һәркем үзе йөри, хәлдән килгәннәре сатып алалар. Юлларыгыз уң булсын, балыкчы абыйлар!

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836