#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Эшенә җаваплы караган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

33-7Вәлия Фирүс кызы Бакиева Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Зирәк, акыллы, тырыш кыз мәктәптә яхшы билгеләргә укый, яшүсмер чагыннан каникул вакытларында эшли. Мәктәпне тәмамлап, Вәлия Тубыл шәһәренең сәнгать һәм мәдәният колледжында, аннары Төмән дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясендә һөнәри белем ала.

30 елдан артык хезмәт эшчәнлеген укучыларның музыкаль үсешенә багышлый. Югары белемле музыка укытучысы шәһәрнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта мәктәбендә музыка дәресләрен алып бара, хор коллективы һәм «Брэвис» ансамбле белән җитәкчелек итә. Мәктәптә эшләгән чорында укытучының сәләтле җырчылары Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңеп чыгалар. Укучыларының уңышларын санап бетергесез. Вәлия Фирүс кызы җитәкләгән ансамбльләр җиңүләр яулап, уңышларга ирешкән ансамбль буларак танылды. Аның җитәкчелегендәге «Брэвис» ансамбле халыкара, регионара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулыйлар.

Вәлия Фирүс кызы: «Матур көй балаларга рәхәтлек биреп, күңелләрен үстерсә, ял итәргә мөмкинлек бирсә, ансамбльләрдә шөгыльләнүчеләр уңышларга ирешү өчен, җырларга яратудан тыш, күп хезмәт куярга кирәген аңлыйлар. Сәләтле балаларның тырышлыгын күрү минем өчен зур шатлык. Гомумән, музыка дәресләрен укучылар яраталар», - ди.

Хезмәтендә җиңел юллар эзләмәгән, тынгысыз җанлы укытучының мәктәптә алып барган музыка дәресләре дә бик кызыклы үтә. Ул бөтен көчен биреп укучыларын искиткеч музыка сәнгате дөньясы белән таныштыра. Төрле яшьтәге балаларда халык җырларының моң-көйләренә мәхәббәт уятырга тырышып эшли. Ул татар теле укытылмаган мәктәптә эшләсә дә, шәһәрдә татар юнәлеше буенча үткәрелгән бәйгеләрдә күп еллар катнашып килде. Укучылары һәм ата-аналар белән берлектә төрле истәлекле кичәләр оештырып үткәрүе укытучының сайлаган һөнәренә чиксез мәхәббәтен күрсәтә.

Вәлия Бакиева сайлаган һөнәренә тугры булып, күп еллар музыка фәнен укыта, ансамбльләре белән төрле бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннарга лаек була, мактау һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Вәлия Фирүс кызы гаиләсенә, якыннарына, әнисенә, кызына бөтен күңел җылысын багышлый. Тәҗрибәсен, белемен яшь буынга тапшырган, үз эшенә җаваплы караган, таләпчән укытучыга киләчәктә дә иҗади һәм хезмәт уңышлары телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836