#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кулик мәчете

последние и лучшие новости искусства в мире

32-10Ялутор шәһәреннән 50 чакрымда урнашкан Кулик авылы бөтен ил буенча язмыш таркаткан күп кенә кешеләрнең кече Ватаны булып исәпләнә. Аның чал тарихы 1782 елда халык санын исәпкә алу документларында телгә алына. Бу авылга Калмаклар авылыннан күчеп килүчеләр нигез салалар. Аннары 20 гасыр башында Казан, Сембер, Уфа губерналарыннан күчеп килүчеләр халык санын тулыландыралар. Шунысы мөһим: биредә яшәүче халык һәрвакыт үзенең хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган.

Алар гаҗәеп игенчеләр, мал-туар карап, умартачылык, яшелчәчелек, балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Элек-электән халык биредә туку, итек басу һөнәрләре белән шөгыльләнгән, иң яхшы балта осталары, мич чыгаручылар да бу авылдан чыкканнар. Ә хатын-кызлар мамык шәлләр, балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салымнар, өй көнкүреше әйберләрен бәйләп, аларны сатып керем ясаганнар.

Нинди чорда яшәүгә карамастан, халык беркайчан да ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны югалтмаган. Мөселман дине кушканнарны, төрле тыюларга карамастан, күпләре соңгы сулышларына кадәр үтәгәннәр. 1918 елда авыл халкы ярдәме белән мәчет төзелә башлый һәм 1919 елда эшләр тәмамлана. Мәчет 1931 елга кадәр эшли. Авыл аксакаллары сөйләвенчә, шул елларда мәчеттә мөселман бәйрәмнәре - Ураза һәм Корбан гаетләре үткәрелеп торган, җомга намазларына йөрүчеләр саны да күп булган. Гомумән, мәчет дин тотучылар өчен гыйбадәт кылу урынына гына түгел, ә грамотага һәм әхлакый тәрбиягә өйрәтү урынына әверелгән. Узган гасыр ахырында илнең иҗтимагый-сәяси тормышында үзгәрешләр мөселман динен торгызуга ярдәм итә. Хәзерге вакытта авыл халкы барлык дини йолаларны үткәрә: намаз укыйлар, Рамазан аенда ураза тоталар, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәчет имамы Рәшит Галиев яшьләрне дә намаз укырга, Коръән аятьләре һәм сүрәләре укырга, дини йолаларның нечкәлекләрен белергә өйрәтә. Ел саен һәм шулай ук быел да Кулик авылында яшәүчеләр бик зурлап Корбан гаете үткәрделәр. Мәҗлескә читтә яшәүче авылдашлары да кайтып, 60тан артык кеше катнашты. Мәчеттә авылдашларына Рәшит хәзрәт Галиев хезмәт күрсәтә. Никах уку, яңа туган балага исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын ул зур җаваплылык белән башкара. Хәзрәтнең тырышлыгы белән авылда ел саен зират территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелә. Халык биргән садака акчасына янгын куркынычсызлыгы турындагы законны үтәү буенча чаралар уздырыла. Гомумән әйткәндә, мәчет авыл халкын берләштерә һәм аның бизәге булып тора. Ләкин, кызганычка каршы, бүгенге көнгә хәтле мәчет мич белән җылытыла, кышкы айларда бигрәк тә салкын. Әлбәттә, куликлылар бу мәсьәләне чишү юлын эзлиләр, Аллаһы Тәгалә һәм өлкә мөселман диния нәзарәте үзләренең ярдәменнән ташламаслар дип өмет итәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836