#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Матур язмышыма юл алдым…

последние и лучшие новости искусства в мире

Әле генә медицина училищесын тәмамлаган яшь кенә кызны Вагай районы, Тугыз авылына җибәрәләр. Хуҗайлан авылында туып-үскән Зәнкиевлар нәселеннән Сания апа була ул. Тугыз авылы халкы аны бик яратып кабул итә. Ничек яратмассың инде аны? Үзе матур, үзе сөйкемле, тәмле телле...

Кечкенә авылларда әле медицина хезмәткәрләре булмый. Шуңа күрә аларны күрше авыллардан да килеп алалар. Сәүрә апа Исматуллина белән бергә эшләделәр. Ул инде гаиләле, балалар үстерә иде. Декрет ялларына киткәндә, Сания апа 3-4 авылга үзе генә кала. Без яшәгән Кече Уват авылына я саздан атлап, я агач көймәләр белән китерәләр иде аларны. Бервакыт Сания апа, яңа гына армиядән кайткан әтиемнең бертуган энесе - Халик абыем көймәсенә утырып килгән иде.

Әй, гашыйк булды бит инде абыем... “Сания”, - дип янып-көюләре әле дә исемдә.

Солдат хезмәтен үтәп кайткан яшь агроном, Тугыз авылы егете Мансур абый Хәйретдинов ычкындырамы соң бу асыл кошны? “Өйләнештек. Кусайтын да ясадык. Кунаклар таралышты. Инде ятарга җыенабыз. Кемдер каты итеп ишек шакый. Санияне авыру янына чакыра килгәннәр. Саниям сумкасын тотып, йөгереп чыгып китте. Мин көенеп ятып калдым. Менә беренче төнебез шулай үтте”, - дип Мансур абыйның әтигә сөйләгәнен ишеткән идем. Ул – колхоз рәисе, ә әтием – бригадир. Авылга килсә, фатирга бездә туктала иде.

Дүртенче классны тәмамлагач, без Тугыз сигезьеллык мәктәбенә укырга килдек. Май башында әнине Тугызга алып килделәр. Ул балага авырып китте. Фатихаҗамал мама, Рәхимҗан баба Юсуповларның икенче бүлмәләрендә йокларга яткан идек. Әнием авырый башлагач, тәрәзәдән җиргә сикердем. Аның газапларын күрергә дә, ишетергә дә теләмәдем. Үзебез яшәгән тулай торакка килеп, ишек шакыдым. “Нәрсә булды, нишләп төнлә йөрисең?” – дип Пәркә апа (чын исемен белмим) ишек ачты. Эчкә кердем дә, урыныма барып яттым. Йокламадым, әниемә үземчә яхшы теләкләр теләдем. Иртән торып мәктәпкә керәсе булса да, әнием янына чаптым. Ул безгә тагын бер сеңелкәш алып кайткан икән. Сеңелемнең тууына түгел, әниемнең исән калганына шатландым.

Баладан соң да әни бик озак авырыды. Төн булса - төн, я иртә таңнан Сания апага йөгерәм. Аның үзенең дә беренче кызы – Наиләсе булгандыр. Хуҗайланнан әнисе килгән иде. Башта тыныч кына ишек ачты. Көн саен килгәч: “Җен ияләшкәнме бу хатынга”, - дип сукрана-сукрана ача башлады. Ялгызы гына үстергән бердәнбер кызын ул апа да кызгангандыр инде. Биш минут та үтми, Сания апа сумкасын тотып, миннән алда йөгерә. Елап барып, шатланып кайта идем. Балачакта булган күп вакыйгалар онытылган. Ә менә болары инде җитмештән узсам да, онытылмыйлар.

Байтак кына еллардан соң Мансур абый һәм Сания апа гаиләләре белән Хуҗайлан авылына күчеп киттеләр. Картайган әнисе янына кайтасымы, әллә Кызлар Убасы, Иртеш буйларының тарту көче яңадан аны кире кайтардымы?!

Үз юлын, үз кыйбласын тапкан кеше кайда да сынатмый. Минем өчен алар әле дә яшь, әле дә матурлар. Сания апа турында авылдашларының язганнарын укып, фоторәсемнәрен карап, мин дә балачак хатирәләремне язарга күптән җыена идем. Бәлки, Сания апа бу мәкаләне укыгыч, исенә төшерер – мин Салих абый һәм Гөлсәхирә апаның олы кызлары Галия булам.

Хөрмәтле якташларымның матур язмыш юллары Тугыз авылында, Агыт буйларында башланып, мәңгелек тарихка кереп калган Хуҗайлан авылында дәвам итә. Пар аккошлардай булып озак яшәргә Ходай насыйп итсен. Бала-оныклары бу матур гаиләнең дәвамчылары булсыннар.

Галия АБНАЗЫРОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836