#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты вакцинацияләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

37-4Өлкә сәламәтлек саклау департаменты белдерүенчә, Түбән Тәүде районында яшәүчеләрнең 80 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнде. Бу күрсәткеч COVID-19га каршы оешкан күмәк иммунитет булдырылуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Коллектив иммунитет - ул вакциналаштырылган кешеләрнең саны күп дигән сүз.

Йөзләгән һәм хәтта меңләгән кеше гомерен өзгән полиомиелит, дифтерия яки коклюш кебек чирләрнең күпчелек илләрдә прививкалар ярдәмендә юкка чыгарылганын истән чыгармасак иде.

Һәм бу ысулның отышлы икәнен Түбән Тәүде районында күреп була. Чөнки беренче булып 80 процент халыкны вакциналаштырган районда COVID-19 авыруының иң түбән күрсәткечләреннән берсе.

- Безнең күзәтүләр буенча, нигездә, районда яшәүчеләрнең вакцинацияләнмәгән кешеләре генә авырый. Прививка ясатучылар арасында авыручылар саны бик сирәк, хәтта авырган очракта да авыру куркынычсыз рәвештә уза. Аларны хастаханәгә алып бармыйча, өйдә генә дәвалыйлар, -- дип сөйли Түбән Тәүде моногоспитале терапевты Регина Мирюгина.

Соңгы вакытта Түбән Тәүде авылы моногоспиталендә койкаларның яртысы буш тора. Шул сәбәпле, 15 нче өлкә хастаханәсе моногоспиталенең эшен туктату турында карар ителде. Чөнки ул Түбән Тәүде районында бүтән кирәк түгел. Ә табиблар сырхауханәнең пациентларына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәкләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836