#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбиляр Киндерле мәктәбе

последние и лучшие новости искусства в мире

12-81976 елны мәктәп директоры Фәһим Хәмидуллин җитәкчелегендә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында таштан ике катлы яңа белем йорты төзелә башлый. Берничә ел элек Фәһим абыйдан (мәрхүм) шушы төзелеш турында сораган идек. «Миллионер» «Большевик» колхозы рәисе Социалистик хезмәт Герое Поликарп Прокопьевка кердем. «Поликарп Петрович, сугышкача төзелгән агач мәктәп искерде, яңаны салырга матди ярдәм күрсәтмәссезме?» - дип сорадым. Утырып сөйләштек, «Ярый!» - диде рәис. Ниһаять, 1978 елның 1 сентябрендә сигезьеллык яңа мәктәп бинасы укучыларын кабул итте», - дип сөйләгән иде Фәһим Шәрәфулла улы.

1980 елны шушы мәгариф учреждениесе урта мәктәпкә әверелде. 2014 елның сентябреннән директор вазифасын аның элеккеге укучысы Мөнирә Калиева башкара. Бүгенге көндә этномәдәни компонентлы бу урта мәктәптә 13 укытучы 126 балага белем бирә. Аның каршында балалар бакчасы уңышлы эшли.

45 еллык юбилей уңаеннан 2023 елның 4 февралендә анда мәктәпне тәмамлаучыларның гөрләп очрашу кичәсе үткәрелде. Мәктәп коллективы белән бергә барлыгы йөздән артык кеше җыелды. 1979-1988, 1993, 1998, 2003, 2008, 2013, 2018 елларда Киндерленең, Кыткүлнең, Бухаринның, Тукманның, Паченканың, Маслянның мәктәпне тәмамлаучы укучылары очраштылар. Барысының да йөзләре шат иде, хөрмәтле укытучыларга, классташларга сагынганнар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 3 ел мәктәптә өчрашу кичәсе булмады. Укытучыларны аллы-гөлле чәчәкләргә күмделәр. Заманча җиһазланган мәктәп буйлап экскурсия ясалды. Стеналарга төрле елларда һәр сыйныфны сурәтләгән стендлар эленгән, күргәзмәләр төзелгән.

Икенче катта коридорда линейка үткәрелде. Һәр сыйныф төркем булып тезелеп басты. 1978-1979 уку елында белем алган Рәфыйк Миндубаев Россия Федерациясе флагын кертте. Россия гимны яңгыраганнан соң, сыйныф старосталары алга чыгып ничә «укучы» килгәне турында отчет бирделәр. Яныбыздан мәңгелеккә киткән укытучыларны, укучыларны бер минут тын тору белән искә алдылар.

Директор Мөнирә Калиева кунакларны мәктәпнең бүгенге хәле белән таныштырды. Аннары һәр класс кабинетларга таралышты. Чара спорт залында уздырылган концерт белән тәмамланды.

22 февральдә югары дәрәҗәдә «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлкә семинары үткәрелде. Кунаклар Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә Хикмәтулла кызының чыгышын яратып тыңладылар.

- Укучылар ел саен Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты, Региональ мәгарифне үстерү Төмән өлкә дәүләт институты (ТОГИРРО), Татарстан Республикасы оештырган олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конкурсларда, спорт ярышларында катнашалар, югары дәрәҗәләр яулыйлар. Мәсәлән, Казанда, сәламәтләндерү лагеренда булдылар. «Киләчәккә адым», «Түбән Тәүде укулары», «Без Себердә яшибез», «Прокопьев укулары», «Мәдәният диалогы», «Сөләйманов укулары», «Зәнкиев укулары» һәм башка конференцияләрдә, бәйгеләрдә үзләрен сыныйлар. «Мәктәп корабле» балалар оешмасы, «Беренчеләр хәрәкәте» сабыйлар һәм яшьләр хәрәкәте эшли. Бу хәрәкәткә «Без Тукай йолдызчыклары» исемле проект белән «Тимур йолдызы» тимур отряды керә. Традиция буенча ел саен укучылар авыл халкы алдында концерт куя. Укытучылар да, ата-аналар да катнаша. Татар, рус, үзбәк телләрендә чыгышлар ясала. «Яңарыш» өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә. Укытучылар да, укучылар да газетага мәкаләләр язабыз, - дип сөйләде җитәкче семинарда.

2022 елның ноябрендә Мөнирә Калиева Бөтендөнья татар Конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медаленә лаек булды.

Бу көннәрдә Түбән Тәүде авылында башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучылары өчен семинар үткәрелде. Региональ мәгарифне үстерү Төмән өлкә дәүләт институты белгече Рафаэль Гадиев татар теле һәм әдәбияты укытучылары өлкә семинарын уңышлы уздырганнары өчен Киндерле мәктәбе коллективына шушы учреждениенең Рәхмәтнамәсен тапшырды.

Бу мәктәптә төрле милләт вәкилләре укыса да, саф татар теле яңгырап тора. Руслар да, үзбәкләр дә татар җырларын яратып тыңлыйлар, теләкләре булганнар өйрәнәләр. Һәр милләтнең телен, тарихын, мәдәниятен, динен ихтирам итеп тату яшиләр. Мәктәпне тәмамлаучылар уку йортларына кереп уңышлы укыйлар. Файдалы, мөһим һөнәрләр алып тормышта үз урыннарын табалар. Шушы юбилейлы елда укытучыларның да, укучыларның да тагын да биегрәк үрләр яулауларына ышанабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836