#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Заречный, Зарека яисә Елга аръягы…

последние и лучшие новости искусства в мире

38-1020 нче гасырның икенче яртысында Төмән шәһәренең йөзен җитди үзгәрткән яңа типтагы микрорайоннар төзелә башлый. 1960 еллар ахырында Түре елгасы аръягында яки Зарекада ком юалар. 1977 елда 1 нче Заречный микрорайоны, 1980 нче еллардан – 2 нче Заречный микрорайонын төзү башлана. Озак еллар Түре аша бер генә агач күпер эшләгән. Әмма 1961 елда хәл үзгәрә. Челюскинцев урамы буйлап металл күпер барлыкка килә. Аны озак, ләкин сыйфатлы итеп төзегәннәр, корылмага 1995 елда гына капиталь ремонт ясала.

Бүгенге көндә Зарека шәһәрнең иң динамик үсеш алган районнарының берсе, анда кызыклы проектлар тормышка ашырыла. Биредә модалы торак кварталлары, сәүдә комплекслары салынган һәм хәтта аквапарк та бар.

Зарека... Вакытлар узу белән төзелеш шулкадәр үсте ки, нәрсә ул Зарека дип төгәл итеп әйтүе дә кыен. Җирле халык бу территорияләрне еш кына “Заречный район” дип атый, әмма шәһәр картасында мондый исем юк. Аның урынына биредә “Европейский”, 1,2,3 һәм 5 нче Заречный микрорайоннары күршедәш булып торалар: гадәттә, “Зарека” сүзе астында нәкъ менә шушы кварталларны аңлыйлар.

Түре елгасының сул як ярында башка районнар да бар – Мыс, Яңа Мыс, ММС, Ватутин, Тарман, “Югра” “Нефтяник” микрорайоннары һәм башкасы. Зарека буйлап зур гигант урамнар – Щербаков һәм Дружба уза. Береговая урамы аларга бераз калыша, ул Түре ярлары буенча сузыла.

“Европейский” микрорайонының барлыкка килүе Төмән өчен зур сенсация булды. Ул торак кварталларны төзекләндерүне яңа дәрәҗәгә күтәрде – бу шәһәрдә мондый масштаблы беренче проект иде. Микрорайонның логик дәвамы – “Европа” кварталы. Моннан ерак түгел “Европейский берег”, “Фэнси”, “Фамилия” комплекслары урнашканнар. Соңгы елларда Алебашево күленә якын булган территорияләрне актив үзләштерү башланды. Бу районга “5 нче Заречный” дигән исем бирделәр. Монда “Ария”, “Айвазовский”, “Горизонт” проектлары реальләштерелә. Аннан ары сул як ярда “Заречный”, “Первая линия”, “Гавань”,”Первый ключ” кварталлары төзелә. Щербаков-Алебашево-Дружба урамнары чикләрендә урнашкан классик инфраструктура яхшы үсеш алган. Биредә 3 гомуми белем бирү мәктәбе, 15тән артык балалар бакчасы, поликлиника, медицина, ике зур сәүдә үзәкләре, супермаркетлар һәм башкасы салынган. Район өч автомобиль күпере белән бәйле.

Хезмәт урынга эшкә барганда, кайтканда көн саен диярлек, автобус белән “Заречный микрорайонын” узарга туры килә. Транспорт тәрәзәсеннән мәһабәт биек йортларга карап сокланам, хәйран калам, мондый бай, төзек, чиста шәһәрдә яшәвемә горурланам.

Хатирәләр ирексездән узган гасырга, балачакка кайтара. 1981 елның җәендә әти апамны, мине, энемне Төмәнгә цирк карарга, Чехословакиядән килгән луна-паркка алып барды. Без Щербаков урамында 1 нче Заречный микрорайонында тукталышта автобустан төштек. Юл аша чыгып гастроном якка юнәлдек. Хәзерге көндә ул бинада “Монетка” кибете, МФЦ, “Саклык банкы” һәм башка оешмалар урнашкан. Без елга ярыннан ерак түгел Урайская урамында яшәгән туганнарга бардык. Гастрономны узып сул якка эчкә атлагач, буш кырга килеп чыктык. Шунысы шаккатырды: бу кырның уртасында ялгызы гына 9 катлы кызыл кирпечтән ясалган “болгар” пансионаты утыра. Газовиклар урамы, 20 нче йорт дип адресы язылган. Бу бина ком өстендә урнашкан. Ишегалдында бауга эленгән керләр җилдә як-якка чайкала, бала-чага уйнап йөри. Без куаклар аша сукмак буйлап берникадәр бардык. Офыкта, елганың икенче ярында, краннар, корабльләр күренде. Ниһаять, шәхси йөртлар тезелеп киткән урамга да җиттек. Туганнарның ишегалларына кергәч, баскычларына менеп үзебез килгән якка карадым: иксез-чиксез кырда зур булып әлеге ялгыз пансионат утыра. Шул вакытта 30-40 елдан соң мондагы тормышны күреп гаҗәпкә калачаксың, дисәләр, һич ышанмас идем.

Без туганнарга каникулларда ел саен бардык. Язын бу якларда үтеп булмаслык пычрак иде, резин итекләр белән бата-чума чак җитештек. Бөтен азык-төлекне шул бер гастрономнан алдык. Урам гөрләп торды: монда татарлар, руслар, чегәннәр бик тату яшәде. Авыр 90 нчы елларда да сынатмадылар, ярдәмләшеп гомер иттеләр. Ерак түгел чегәннәр таборы урнашкан иде. “Затон” дигән кибеткә бара идек, анда гел дефицит тауарлар сатылды.

2000 елларда районны сүттеләр, кешеләргә яңа фатирлар бирделәр. Хәзер инде ул балачактагы урамнар кайсы җирдә булганын да белмим, хәтердә генә әкият шикелле уелып калган.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836