Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ватанны сөю, диннең бер өлеше”

последние и лучшие новости искусства в мире

38-12Туган илеңне саклау - мөселманның бурычы.

Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләре.

Сугыш кырларында батырларча көрәшкән, безнең өчен иң кадерле - Бөек Жиңү көнен булдыруда катнашкан ветеран бабайлар, абыйлар турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Салихулла Хисмәтулла улы Нигъмәтуллин Төмән өлкәсе, Вагай районы, Абаул авылында туып-үскән. 1943 елның 10 нче ноябрендә хәрби хезмәткә алына һәм аны Красноярск крае, Ачинск шәһәренә 2 айлык курсларга жибәрәләр. Хәрби әзерлек тәмамлангач, яшь сугышчыларны эшелонга утыртып фронтка озаталар. Белоруссияне азат итүдә катнаша, алда – Балтыйк буе, Литваны фашист кулларыннан коткаруда аның өлеше керә. Дошман бик каты каршылык күрсәтә, шулай да аларны монда жиңеп чыгалар. Фашистлардан соң Балтыйк буенда әле бандитлар белән бәрелешүләр дәвам итә.

Ленинград шәһәрендә 3 айлык шоферлар курсын тәмамлый һәм тагын фронтка җибәрелә. Фашистларны тар-мар итеп Германиягә хәтле килеп җитә һәм Бөек Җиңү көнен Лейпциг шәһәрендә каршылый. Яңа карар чыгаралар - сугыштан соң тагын 3 ел хезмәт итәргә боералар һәм эшелоннарга утыртып Украинага, бандеровчылар белән сугышырга җибәрәләр.

1947 ел, Польша аша Германиягә - Берлинга юл алалар, анда хезмәт итәргә боерыла. 1950 елда, 7 ел чамасы хәрби хезмәттән соң гына, туган авылына кайтып керә. Колхозда 25 ел шофер булып эшли, Рәхмәт хатлары, медальләре бик күп.

60 яшендә, лаеклы ялга чыккач, авыл мулласы буларак, имам вазыйфасын үти. Хәтта күрше авылларда да дин эшләрен бик тырышып алып бара. Халык күңелендә бик җылы һәм онытылмаслык хисләр генә калдырган. Балаларының әйтүе буенча, Салихулла абыйның әтисе Хисмәтулла бабай да Абаул авылында күп еллар авыл мулласы булып торган икән.

Бүген, күршедә генә булган Карагай авылының мәчетендә, Салихулла абыйның улы - Мөхәммәткалы хәзрәт Нигъмәтуллин әтисе һәм бабасының изге хезмәт сукмакларын дәвам итә.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836