Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әкият яратучы укучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

15 нче сентябрь - балалар язучысы Абдулла Алишның туган көненә, аның якты истәлегенә багышланган бәйгедә Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, укытучылары Банисә Ниязова җитәкчелегендә катнашып, серификатлар алдылар. Банисә Сөнгатулла кызы: ”Абдулла Алишның әкиятләре балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Автор әкиятләре аркылы балаларны табигать, тормыш шартлары белән таныштыра, балаларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, намуслы, батыр, тыйнак булырга өйрәтә.

Балалар “Чукмар белән Тукмар”ны, “Сер тотмас үрдәкне” яратып укыйлар. Укучыларыбызның әкиятләрне укып, үзләренә сабак алганнары, кызыксынулары җавапларыннан күренде. “Чукмар белән Тукмар”ны безнең укучылар рольләргә бүленеп, сәнгатьле итеп укыдылар. Аларның чыгышларын видеога төшереп бәйгегә дә җибәрдек. Хәзер нәтиҗәләрне көтәбез”, - диде.

Укытучы балаларны А.Алишның биографиясе белән таныштырып, аның әсәрләре, беренче җыентыклары 1931-1935 елларда чыкканы, 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына китеп, аның әсирләр лагерена эләгүе, анда якын дусты, каләмдәше Муса Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкарып, 1943 нче елда яшерен оештырылган “Җәлилчеләр” оешмасы ачылуы, анда булган 12 татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүе турында да сөйләде.

Шәһәрнең 15 мәктәбендә балалар А.Алишның әсәрләрен тырышып, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Сертификатлар белән 5 “Б” сыйныф укучылары: Зарина Раингулова, Алинә Хәлилова, Әминә Хөсәенова, Эмиль Назыйров бүләкләнделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836