Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Йомшак, тыныч характерлы, кызыксынучан Камил мин”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Сәлам! Минем исемем Камил Шәмсетдинов. Әйдәгез, мин бераз үзем турында сөйләп китәм. Мин биек буйлы, кара чәчле һәм коңгырт күзләр иясе. Йомшак, тыныч характерлы, ярдәмчел. Юрмы урта мәктәбенең 9 сыйныфында «5»кә генә укыйм. Волейбол уйнарга яратам, кайвакыт мәктәп ярышларында катнашам. Шахмат белән дә кызыксынам. Спортның бу төре буенча призлы урыннар алган вакытлар да булды. Әмма күңелемдәге үзләштерергә омтылган шөгыль - гитарада уйнау. Хәзерге вакытта мин акрынлап уйныйм, яхшы гына килеп чыга башлады.

Без гаиләдә нибары бишәү: мин, әти, әни, сеңелем һәм энекәшем. Безнең өйдә теләсә кайсы вакытта игелек, кайгырту, аңлау, өлкәннәргә хөрмәт һәм хезмәт сөючәнлек хөкем сөрә. Бу искиткеч сыйфатларга безне дөньяда иң яхшы кешеләр – әтиебез белән әниебез өйрәттеләр.

Мәктәп укучыларына Халыкара олимпиада турында бераз сөйләп китәсем килә. Мин олимпиадаларның барлык этапларын үтеп, икенче ел рәттән катнашам. Татар теле һәм татар әдәбиятыннан биремнәр эшләдек, проект эшләре белән чыгышлар ясадык. Быел юлдагы барлык кыенлыкларга да карамастан, мин тагын да призер булдым. Олимпиадада барлыгы 500 гә якын укучы катнашты: ил төбәкләреннән - 150, Татарстаннан – 200 кеше, 44 студент бар иде. Чит илләрдән - Төркия, Әзербайҗан, Таҗикстан, Иран, АКШ, Австралия укучылары көч сынашты. Сүз уңаеннан, гран-прины Төркиядән килгән кыз алды. Күз алдыгызга китерегез!? Төркиядән! Мин аның өчен шат.

Безне Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларына алып бардылар. Бик кызыклы спектакльләр булды. Олимпиаданың беренче көнендә мин татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәрне үтәдем. Проект эшеннән соң икенче көнне дискотекага бардык. Бик күңелле үтте!

Дустым Казанга укырга китүемне сорый (ул анда КФУда журналистлыкка укый). Татар теле укытучым Гүзәл Гайсина һәм әнием дә каршы түгел. Ә мин? Мин әле хәл итмәдем. Уйлыйм. Вакыт бар әле.

Хәтта, Казанда 3 тапкыр булсам да, аның матурлыгына, зурлыгына сокланып туя алмыйм. Муса Җәлил һәйкәле, театрлар, Бауман урамы, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, игелекле кешеләр - болар барысы да минем йөрәгемдә мәңгегә калды. Мин монда тагын бер кат килә алачагыма ышанам.

Камил ШӘМСЕТДИНОВ,
Вагай районы, Юрмы авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836