#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Методик берләшмә җыелышы

последние и лучшие новости искусства в мире

13 октябрь көнне ZOOM белем бирү платформасында Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем бирү сыйфаты белән идарә итү коралы буларак инновацион технологияләр» дигән темага чираттагы җыелышы узды. Биредә Акъяр, Индрәй, Каскара, Муллаш, Талымхан, Шыкча, Ямбай мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты.

Беренче чыгышны “Әдәби уку дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” дигән темага үзенең эш тәҗрибәсеннән Акъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Качаева ясады. Чыгышының төп максаты: балаларны китап укуга кызыксындыру ысулларын табып, туган телне яратырга, матур сөйләшергә өйрәтү булды. Иң мөһим моментларның берсе - дәрес барышында матур яңгырашлы, мәгънәле текстлар куллану.

Икенче чыгышны Индрәй мәктәбенең татар теле укытучысы Рузилә Исмәгыйлова ясады. Ул “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында укучыларның сәләтләрен үстерү юлларының берсе буларак, укытуның актив методлары” дигән актуаль тема буенча сөйләде. “Укытучының төп бурычы - дәресләрдә укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү. Иң яхшысы - моны актив укыту методлары аша куллану. Укытуның актив формаларын куллансаң, дәресләр җанлы, кызыклы үтә”, - диде ул.

Өченче чыгышта Муллаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова 7 нче сыйныфта “Сыйфат фигыль” темасына стенд дәрес күрсәтте. Биредә укытучылар да катнашты. Ул дәрес барышыда төрле тел күнекмәләренә игътибар итте, телебезнең матурлыгына тагын да төшендерде. Теманың барлык нечкәлекләрен аңлатып китте.

Дүртенче чыгышны «2021-2022 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшен планлаштыру» дигән темага мин ясадым. Биредә алдагы уку елында нинди темаларга җыелышлар булачагын, аларда кемнәр чыгыш ясаячакларын белдереп киттем. Октябрь аенда Бөтенроссия укучыларының мәктәп этабы олимпиадасы булып узды, алга таба район, региональ этапларына ныклап әзерлек сорала. Татар телен һәм әдәбиятын яратып укыткан укытучы гына зур уңышларга ирешә ала. Без бит тел өчен генә түгел, ә халкыбызның киләчәге өчен дә җаваплы!

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836