Материалы

«Сәләтле Россия» бәйгесендә җиңүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

3-6Төмән районының Шыкча мәдәният йортында озак еллардан бирле «Шытыр-шатыр» фольклор этнографик ансамбле эшләп килә. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәдә күп төрле Мактау грамоталары алучы Гаяз Габдуллин җитәкли.

«Шытыр-шатыр» – дөньякүләм танылган коллектив. Ул, хәтта, халыкара бәйгегә Италиягә дә барып җиңеп кайтты. Ә инде Россиядә «шытыр-шатыр»лылар күпләргә таныш, өлкәдә иң дәрәҗәле тантаналарда Гаяз Васил улы сабыйлары чыгышы тамашачыны әсир итә.

«Шытыр-шатыр» 2007 елда оешты. Җитәкченең бала күңелен һәм эшен аңлап, җентекләп якын килеп эш итүе, таләпчәнлеге, каты дисциплинасы нәтиҗәсендә бу коллектив тиз арада танылып өлгерде. Район, өлкә бәйгеләрендә гел югары урыннарга гына ирешкән ансамбль себер татарлары гореф-гадәтләрен җыеп, өйрәнеп, халыкка ирештерүе белән дә үзенчәлекле иде. Аның нәкъ менә халык җырларын, такмакларын, уеннар, уен коралларының яңгырашын җирле бию хәрәкәтләренә кушып тәкъдим итүе хуш күреп каршы алынды да инде. Бу уникаль бирелеш төркемгә берничә номинациядә («вокал», «уен коралларында башкару», «хореография», этнографик күренешләр») катнашу хокукы бирде һәм себер татарлары мәдәниятен саклауда, үстерүдә чиксез зур казаныш иде.

«Шытыр-шатыр»ның өлкә «Таң йолдызы», «Салават күпере», «Дуслык күпере» һәм башка фестивальләрдә гел алдынгы урыннарны яулавы гадәти хәлгә әверелде. 2009 елда бөтенроссия «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленең Гран-приен алдылар алар. 2010 елда инде халыкара «Алтын мәйдан – Эльбрус» этник сәнгать фестивалендә лауреат булдылар. Аннары инде «Түгәрәк уен»да җиңүләрен язып та торасы юк, тагын да алар портфолиосына күпләгән халыкара фестивальләр диплом-грамоталары өстәлде. Ләкин 2014 елда «Русское лето в Италии» халыкара балалар фестивалендә 1 урынга ирешүләре дөнья күләмендә дан казану иде.  

Һәм менә үткән елда Бөтенроссия «Сәләтле Россия» бәйгесендә безнең «Шытыр-шатыр» «Үзенчәлекле жанр» буенча 3 урын яулады. Фольклор-этнографик төркем анда Эрбет көе «Атлар килә»не башкардылар. Бу проектның төп максаты – илдәге иң көчле коллективларны билгеләү, халыкларның традицион мәдәниятен популярлаштыру. Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Зур уңышлары белән төркем җитәкчесе Гаяз Габдуллинны тәбрикләп, бүгенге көндәге яңалыклары турында сораштык. Талант иясе Җәгъфәр Касыймовның юбилее уңаеннан узган концертта чыгыш ясаганнан соң күреп сөйләшергә насыйп булды үзе белән.

- Бу мин әзерләгән 4нче төркем, - диде ул янындагы балалар турында. – Әле тагын бер үрнәк булырлык төркем төзергә хыялым бар. Тырышларны гына сайлап алып, ныклап шөгыльләнеп, Аллаһы боерса, килеп чыгар дип торам.

Пандемия вакытта онлайн гына катнашып, күп Гран-при, лауреат исемнәре алдык. Ләкин онлайн гына балаларга да кызыклы түгел. Аларга үз күзләре белән күреп, сәхнәдә торып чыгыш ясавы ошый.

Соңгы вакытта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән бик матур итеп киендерделәр безне. Искитмәле! Читекләргә кадәр алдылар.

«Сәләтле Россия» бәйгесенә дә үзенчәлекле номер әзерләдек. Биеп тора торган ат-кәҗә, курай-кубызлар, кыл кубызлар белән уйнап, биеп, җырладык.

Төркемдәге һәр баланың үз сәләте, үз осталыгы бар. Алар һәр уен коралын белергә тиеш. Аяк уен, колак һәм вокалны ритмика белән бергә кушып чыгыш ясарга өйрәнәбез. Бу җиңел түгел. Күпләр булдыра алмыйлар. 1 класстан бу шөгыльләргә осталыкны чарлыйбыз. Ә бит шундый матур җырчылар бар: аяк эшләми, башкасы кушыла алмый. Ә төркемдәгеләрнең автомат рәвештә бара. Тормышта бу осталык аларга булышачак. Артист булмасалар да. Без яхшы кеше тәрбияләргә тиешбез. Җаваплылыкны тойсын ул.

Менә шулай бар белемен, осталыгын кулланып, эшен яратып башкара Гаяз Габдуллин. Шуңа нәтиҗәсе дә озак көттерми. «Шытыр-шатыр» катнашкан бер генә конкурс, фестивальдә дә призлы урынсыз калмый. Ансамбль – өлкәбезнең йөзек кашы. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүләре белән дә котлыйбыз үзләрен.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума