Материалы

Туган тел яшәсен!

последние и лучшие новости искусства в мире

Галия Абайдуллина – себер татар шагыйрәсе һәм язучы, татар, себер татар һәм рус телләрендә 27 китап авторы. Саускан авылында туган, хәзер РФнең мәгариф хезмәткәре, педагогия хезмәте ветераны, бәхетле әби.

Галия Төхвәтулла кызы туган теле үсеше өчен көн саен диярлек яза. Һәм аның актив хезмәте нәтиҗәсендә 2021 елның беренче яртысында гына да өч китап чыкты: “Без - сугыш балалары. Пес - сугыш паллары”, “Тел сагында торамын” шигырьләр һәм «Мин телемне яратам» балалар өчен шигырьләр җыентыклары.

“Без - сугыш балалары. Пес - сугыш паллары” автобиографик повесте сугыш елларында һәм сугыштан соң илебездәге катлаулы чорда Тубыл районы балаларының тормышы турында. Истәлекләр себер татар һәм рус телләрендә язылган. Хәзер бездә барысы да бар: кибетләр ризык, кием-салым белән тулган, йортларда һәм фатирларда су һәм җылылык бар. Ә 80 ел элек боларның берсе дә юк иде. Балалар колхоз кырларында яшелчә урлыйлар, былтыргы бәрәңге табу өмете белән чит яшелчә бакчаларын казыйлар, капчыклык тукымадан тегелгән күлмәкләрен киеп йөриләр, такталарда сикереп уйныйлар. Утын белән проблема нәтиҗәсендә сирәк юыналар, өйләрдә салкын була. Ачлыктан мәчеләр тотмаганнар, тирә-якта тычканнар һәм күселәр - куркыныч авыруларны таратучылар күп булганнар. Итле консерва кебек ашамлыкларның ул вакытта тәмен түгел, исен дә белмәгәннәр. Бу һәм башка бик күп истәлекләрне Галия Абайдуллина китабы мәңгелек итә. Ул хәзерге балаларга элек ничек яшәүләрен, сугышның кешеләргә ничек йогынтысын һәм тормышның әһәмиятен аңлатырга тырыша.

Быел чыккан икенче китап - «Тел сагында торамын» шигырьләр җыентыгы. Монда сез мәхәббәт, туган ил, туган тел, шагыйрьләр һәм шигърият, сугыш балалары, мәңгелек һәм башкалар турында шигырьләр табарсыз. Балалар әдәбиятындагы бушлыкны «Мин телемне яратам» балалар шигырьләренең яңа җыентыгы тулыландырды. Басманы гамәлгә ашыруда «Бәрәкәт - Благо» хәйрия фонды рәисе Ринат Насыйров ярдәм итә. Гадәттә, Галия Төхвәтулла кызы үз китапларын бастыруга үзе акча җыя һәр пенсиясен кадерләп сала һәм еш кына үзенә күп нәрсәдән баш тарта. Шуңа күрә автор бу матур китапны бастыру мөмкинлеге бирүләре өчен чын күңелдән рәхмәтле.

Шагыйрәнең әле тагын бик күп планнары һәм иҗат идеяләре бар. Ул барлык укучыларына, аның шигырьләрен даими бастырган өчен «Яңарыш» газетасына, шигырьләренә көй язган композиторларга рәхмәтле. Шулай ук шагыйрә аңа теләктәшлек күрсәткән һәм ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен юллый, алар арасында - Максим Сагидуллин, Гөлсифа Бакиева, Рауза һәм Клим Садыйковлар, Шамил һәм Гүзәл Колмәмәтьевлар, Гөлсинә Ташкеева, Хәбибә Шагбанова, Бәхтияр Агишев, Хәмидә Речебакиева, Ринат Урамаев, район китапханәсе коллективы һәм башкалар бар.

Галия Абайдуллинага иҗади уңышлар телибез һәм түземсезлек белән яңа хезмәтләр көтәбез!

Земфира ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума