Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җирле шагыйрәбезне хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

39-14“Әбием сабаклары” шигырьләр җыентыгы авторы Рәшидә Зәнкиеваның тәрбияви темаларга язылган шигырьләренә багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә үтте. Шәһәрнең 15 этномәдәни компонентлы мәктәбендә Рәшидә апаның үзе кичергән хисләрен күңеле аша үткәреп, шигъри юлларга салып иҗат иткән шигырьләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова укучыларын таныштырды. Татар шигъриятенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән укытучы укучыларын шигырьләрнең мәгънәсен, эчтәлеген аңларга өйрәтте.

Балаларның игътибарын шигырь укуның матурлыгына юнәлтте. Шигърият – ул җанны дулкынландырган, аның кешегә, табигатькә, Ватанга булган чиксез мәхәббәте белән сугарылган бер көй дип әйтәләр. Шигырьләрне Банисә Сөнгатулла кызы укыганда, укучылары зур кызыксыну белән тыңладылар.

20 нче сентябрьдә Рәшидә Шәрәфулла кызына 92 яшь тулды. Шул уңайдан Банисә Сөнгатулла кызы шагыйрәнең биографиясе белән таныштырды. Ул: “Рәшидә апа Ялутор районының Бумаер авылында туа, монда башлангыч белем ала, 1947 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлый, 1948 нче елда экстерн тәртиптә Тубыл татар педучилищесын, 1953-1957 нче елларда Тубыл пединститутының филология факультетының татар бүлеген тәмамлап, Хуҗайлан сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 1957 нче елда Якуб Камали улына тормышка чыга, алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Якуб абый язган әсәрләрне дә беренче булып Рәшидә апа укый”, - дип сөйләде. 6 сыйныф укучылары белән Я.Зәнкиевнең романнарын, хикәяләрен дә искә алдылар. Әдәби сәгатьләрдә Банисә Сөнгатулла кызы укучыларының йөрәгенә үтеп керерлек саф, якты хисләр белән язылган шигырьләрендә ата-анага мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән җирле авторыбыз иҗатын белү мөһим, кирәк булганын аңлатты.

Укытучы һөнәрен, татар теле һәм әдәбиятын ихлас күңеле белән яратып эшләгән мөгаллимәгә киләчәктә дә уңышлар, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып шигырьләр иҗат иткән Рәшидә апа Зәнкиевага корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836