#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

6нан 7 мартка – Бәраәт кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала.

Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.

Бәраәт кичәсе мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.

Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр: «Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм» – дип кабатлау һәм 100 тапкыр Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап «Ясин» сүрәсен уку бик тә саваплы.

Иң мөһиме - бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин (Йәсин сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкырында дөньяда да, ахираттә дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:

«Йә Раббым ният кылдым дөньяда да, ахираттә дә бәхетле булу өчен Ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит». Аннан Ясин сүрәсе укыла, аңардан соң Бәраәт догасы (дога аста).

Икенче Ясинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

«Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит» һәм тагын икенчегә Ясин укыла, аннары шул ук Бәраәт догасы кылына.

Өченче «Ясин»не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

«Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен «Ясин» укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы:

«Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе».

«Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръән-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул-мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», — дип әйтәсең.

igelek.ru

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836