#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер күрешү – ул үзе бер гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1612 нче февральдә туган авылыбыз - Яркәү районы, Сәет авылына кайтып, туганнар белән җыелышып, мәчетебездә хәтем-ашы уздырып алдык. Авылдашлар: «Без сезне көттек, ел да январь аенда килеп әрвахларыгыз рухына аш уздырып торасыз», – дип әйтүләре күңелләрне тутырып җибәрде. Хәзрәтебез Мәлик абый Биктагировка, барлык туганнарыбызга, авылдашларыбызга рәхмәт сүзләрен белдереп, газетага язарга булдым. Бер күрешү – ул үзе бер гомер бит. Елдан ел авыл кечерәя кебек, күп өйләр буш утыра, яшьләр китә.

Ә Сәет заманында зур авыл булган, мәктәптә күренекле шәхесләр эшләгән: Якуб Зәнкиев (1935-36 еллар), Солтан Садыйков (педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы) мәктәп җитәкчесе булган, Сара апа Ташева 40 ел укучыларга татар теле һәм әдәбияты укыткан, Клим Садыйков һәм башкалар.

Укытучым Сәгыйдә апа Биктагировадан бүгенге авыл тормышы турында сораштым: «Авылда 100ләп кеше яши, күбесе пенсионерлар. Өлкәннәрдән Зәйнәб апа Тульметовага - 94 яшь, Хәлим абый Мусагитовка 82 яшь. Минем беренче укытучым Зарә апа Хәлилова (1950 нче елның) мәктәптә балаларны укыта, күпьеллык намуслы хезмәте һәм үсеп килүче буынны үстерүгә һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен 2022 нче елда «Алтын йөрәк» мактау билгесе белән бүләкләнде. Укучылар бик аз булганга, өч кенә укытучы эшли. Башлангыч (1-4) сыйныфтагы 5 баланың укытучылары Эльфрида апа Мусагитова, 5-9 сыйныфта - 4 укучы. Гүзәлия Хәлилова Аксарино урта мәктәбенең Сәет мәктәбе филиалы мөдире вазифасын үти.

Нурия апа Равутдинова авыл китапханәсендә эшли, ул буш калган Юсуповлар өендә урнашкан. Фәрзәнә апа Рябикова совхоз булган вакытта терлекчелек комплексында ветеринар булып эшләде, хәзер авылда медицина хезмәткәре булмаганлыктан, курслар бетереп ФАПта эшли. Мәнзилә апа Кәримова атнасына 1-2 мәртәбә почта, пенсия дә, кирәкле аш-су, хуҗалык товарларын да алып кайтып тора.

Яз җитсә, юллар бозыла башлый, быел ничек булыр икән? 2022 нче елда Сорокино җирлеге башлыгы Әхмәт Мавлютов юлны карап торды, элемтәдән өздермәде. Сәет зиратын киртәләүдә булышты, акчасын тапты, ә инде авылдашлар җыелышып эшне башкардылар.

Актив булган хатын-кызлар (Фәрзәнә апа Тульметова, Мәнзилә апа Кәримова, Сәгыйдә апа Биктагирова, Шамилә апа Рябикова һ.б.) бик күп чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, яз көне «Әмәл», җәй көне үткәрелгән Корбан бәйрәме өчен дә авылдашларыбыз бик рәхмәтле аларга. Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштырды һәм серләштерде алар», - дип сөйләде.

Эльмира САДЫЙКОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836