Материалы

Хәлилә ханымны президент тәбрикләде

последние и лучшие новости искусства в мире

29-52022 елда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Анда 5 чит ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән дин эшлеклеләре килде. Төмән өлкәсеннән барган зур делегация составында Тубыл районының Олы Юршак җирле мөселман дини оешмасы җитәкчесе Хәлилә Шамакова да бар иде. Җыенның пленар утырышында Хәлилә ханымны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

- Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдиннәр белән бергә ерак Төмән өлкәсеннән килгән гади хатын-кызны зур бүләк белән тәбрикләве бик дулкынландыргыч булды. Дин әһелләре җыенына ел саен барабыз. Ә быелгысы аеруча тантаналы төстә үтте. Зурлап каршы алдылар. Тарихи әһәмиятле чаралар оештырылган. Дин әһелләренең башкарган эшләренә чиксез рәхмәт белдерелде. Шатланам, горурланам. Кылган эшләребезне күрүләренә зур рәхмәт.

Безнең мәчет гади генә түгел. Тубыл районы, Юршак авылы мәчете - рәсми рәвештә «Мәчет» дип аталган төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле. Төмән өлкәсенең тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану комитеты тиешле боерыкны чыгарды.

Юршак - себер татарларының борынгы авылы. Ул Тубыл шәһәреннән 13 чакрым ераклыкта урнашкан. «Тубыл өяз полиция идарәсе» архив фондында 1891 елда мәчет төзелүе турында мәгълүматлар бар. Совет власте карары белән Юршактагы дини оешма бетерелә, ә бина клубка тапшырыла. Сугыштан соң мәчеттә ашлык склады була.

Мөселман оешмасы рәисе итеп сайлангач, төрле инстанциягә мөрәҗәгатьләр яза башладым, кабинетлар буйлап йөрдем, мәчетебез, себер татарларының агач архитектурасы үрнәге буларак, дәүләт хисабына реставрацияләнергә тиеш, – дип сөйли Хәлилә ханым. - Хакимият органнарында мин тулы аңлау таптым. Төмән өлкәсе бюджетыннан башта тикшеренү эшләренә, проект-смета документларына, аннары тулы реставрациягә акча бүлеп бирелде. 2014 елда реставрация эшләре башланды. 2018 нче ел Корбан гаетендә Юршак авылы мәчетен ачу тантанасы булды. Быел менә мәдәни мирас һәйкәле исемен алдык.

Археологлар тикшеренүләреннән күренгәнчә, мәчет дүртенче тапкыр яңадан торгызыла. Әле ныклап тарихи документлар белән эшлисе, өйрәнәсе бар.

Бу катлаулы эшләрне башкарып чыгуда ярдәм иткән өлкәбез җитәкчеләренә, Зиннәт хәзрәт Садыйковка, Ринат Насыйровка, тагын күп кешеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерер идем.

Бүгенге көндә Торбы авылындагы мәчетне торгызу эшләрендә актив катнашабыз, аларга ярдәм итәм. Бу эш тә алга бара. Торбының тырыш, иманлы халкы мәчетләрен тиз арада күтәрерләр дип ышанам.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума