Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәзрәтләребез – дини уку йортлары шәкертләре

последние и лучшие новости искусства в мире

36-4Август – уку йортларына керүчеләрне барлар чак. Белем алу беркайчан да соң түгел. Бу хисләрне яшьләргә генә түгел, өлкәнрәкләргә дә кичерергә насыйп була.

Быел Казан ислам университетының ислам фәннәре факультетына Төмән районының Индрәй җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хәмзә хәзрәт Камалов һәм Зур Акъяр мәчетенә йөрүче Миргали Вәлиев укырга керделәр.

Шулай ук, өлкәбездә татар телен укытуда күп ярдәм итүче, көч түгүче педагогика фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белемен үстерергә булды. Ул 5 елдан бирле дин юлында – Төмән шәһәренең “Яңавыл” җирле мөселман дини оешмасы әгъзасы, этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары белән дин белгечләребез арасында очрашулар оештыра. Аның белән 4 ел белем нигезләрен шул ук оешма әгъзасы Рамазан Галиуллин да өйрәнәчәк. Алар мәдрәсәне тәмамлагач, «Ислам нигезләре укытучысы» белгечлеге алачаклар.

Бу җаваплы адымы турында Рафаэль хаҗиның үзеннән сорашырга булдык.

- Тарихыбызга хаклы рәвештә, Татар университеты исеме белән дә кереп калган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез 1882 елда салына. Бинасын төзеткән Мөхәммәтҗан исеменә бәйле рәвештә, мәдрәсә «Мөхәммәдия» исемен ала. Фамилиясе Галиев булганга, урысча «Галеевское медресе» булып китә. Мондый атаклы мәдрәсәгә керү һәм уку зур бәхет һәм, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип аңларга була. Быел 135 кеше мәдрәсәдә укырга теләк белдергән иде, ләкин 62 кешене генә алдылар, алар арасында Төмән өлкәсеннән Рамазан Галимулла улы һәм миңа бәхет елмайды. Имтиханнар 2 көн барды, изге Коръән китабының бер өлешен укып күрсәтү, тәҗвид кагыйдәләреннән сораулар һәм тәһарәт алу тәртипләрен белергә кирәк иде. Өченче көн үзебезне исемлектә күрү әйтеп бетермәслек шатлык булды, хәтта, намаз укыганда, авыздан елмаю китмәде. Безне быел диплом алган якташларыбыз, 4 курс шәкертләре Данил хәзрәт Низямов (Талымхан авылы имам-хатыйбы) һәм Димерхан хәзрәт Моратов (“Амәнәт” җирле мөселман дини оешмасы рәисе), башка шәкертләр җылы котладылар.

Дәресләр 8.00 сәгатьтән алып 16.10 сәгатькә хәтле алып барылды, намазга гына һәм төшке ашка гына тукталып тордык, ә яшәү “Әҗем” мәчетенең кунакхәнәсендә иде. Мәдрәсәдә, беренче чиратта, бөтен дәресләр татар телендә генә алып барыла. Татар һәм гарәп теле, татар тарихы, гакыйдә, әхләкъ, тәҗвид, тилләвит, Коръән уку, Коръән тәфсире, сира (пәйгамбәрләр тарихы), хәдисләр өйрәнү һ.б. игътибар бирелә.

Без Төмән өлкәсе диния нәзарәтенә, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әгәр берничә ел гарәп телен мөфти ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков өйрәтмәсә, укырга керә алмас идек. Комиссия әгьзалары, беренче чиратта, гарәпчә укый белүгә игътибар иттеләр, укый белмәгәннәрне алмадылар. “Әҗем” мәчетендә яшәү, көненә 4 тапкыр бергәләп намаз уку (төшке намазны Галиев мәчетендә) бергәләп чәйләр эчү, дәресләрне кабатлау - башка сыймаслык хәтирә булып калды.

2022 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 140 ел тула, хәзер мәдрәсәдә реконструкция бара. Шәкертләр өчен тулай торак төзиләр.

Мәдрәсәдә алган белемнәр укытучылык һәм дини эшчәнлекне югары дәрәҗәдә алып бару мөмкинлеге бирәчәк. Өлкәбездә дини белемле укытучылык эшен алып барырлык белгечләр аз. Бу өлкәдә дипломлы хәзрәтләр артуы зур әһәмияткә ия. Алар киләчәк буынның рухын ныгытучылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836