Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кайгырма

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр төшенкелеккә бирелүчегә...
Һәр кайгы кичерүчегә...
Һәр фәкыйрьгә....
Һәр авыруга...
Һәр сыналучыга...

Кадерле туганым, чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки, Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан (авыртуы) соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап бирүче.

Кайгырма: тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.

Кайгырма: кайгыру югалтканны кайтармый, җанны чыкканны терелтми, язылганны үзгәртми, сиңа зур файда китерми.

Кайгырма: гөнаһ кылсаң - тәүбә ит, каршы килсәң - гафу үтен, хаталансаң - төзәл. Рәхмәте киң, ишек ачык, тәүбә кабул булыр.

Кайгырма: күбрәк гафу сора, Раббың гафу итүче: «Мин аларга: «Раббыгыздан гафу итүен сорагыз, Ул бит «Гафу итүче», -- дидем. Ул сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер, сезләргә мал бирер һәм балалар биреп куәтләр. Сезгә бакчалар һәм елгалар нигъмәт кылыр». Аять.

Кайгырма: бер изгелек ун изгелеккә тора, хәтта җиде йөз мәртәбәгә арта, ә кимчелек бер кимчелек булып кала.

Кайгырма: авыру бетә, авырлык китә, гөнаһ гафу ителә, әҗәт түләнә, тоткын азат ителә, югалып йөрүче кайта, каршы чыгучы тәүбә итә, фәкыйрь байлыгын таба.

Кайгырма: сине урап насыйп булмый үткән нәрсәләргә, синдә булганнары да җитә, Аллаһның нигъмәтләре хакында фикерлә, алар өчен шөкер ит. «Аллаһның нигъмәтләрен санарга уйласагыз, санап бетерә алмассыз». Аять.

Кайгырма: синдә Коръән, зикер, дога, намаз, садака һәм башка изге эшләр.

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән,

- Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

Габдулла Тукай.

Кайгырма: әгәр фәкыйрь булсаң, кемдер тәмам әҗәттә утыра. Бер урыннан икенче урынга күчү өчен мөлкәтең җитмәсә, кемдер ике аягының берсеннән дә мәхрүм. Сызланудан зарлансаң, кайберәүләрнең гомерләре ак ятак өстендә үтә. Газиз балаңны югалтсаң, кемнәрдер бер көндә бар балаларын югалталар.

Кайгырма: кешеләргә изгелек кылудан туктама, чөнки кешеләргә изгелек кылу бәхеткә бер юлдыр.

Кайгырма: кайгы дошманны сөендерә, дусның күңелен төшерә, синнән көнләшүчеләргә шатлык өсти һәм хак булган нәрсәләрне сиңа үзгәртеп күрсәтә.

Кайгырма: Чөнки төшенкелек-кайгыга калеб иярә, йөз чөерелә, өмет юкка чыга.

Кайгырма: кайгыда да, шатлыкта да; байлыкта да, фәкыйрьлектә дә; авырлыкта да, рәхәттә дә син хәерлектәсең.

«Мөэминнең хәле гаҗәеп. Аның һәр хәләте хәерле. Бу хәл мөэминнән башка һич кемдә юк. Аңа шатлык килсә, шөкер итә, бу аңа хәерле була. Кайгы килсә сабыр итә, бу да аңа хәерле була». Хәдис.

Кайгырма: авырлыкны җиңеләйтә торган нәрсәләр бар:

- Аллаһның әҗеренә өметлән: «Сабыр итүчеләр хисапсыз әҗерләргә ирешәләр». Аять.

- Ул авырлыклар синең динеңдә, иманыңда түгел, дөнья эшләрендә булганга сөен.

- Сиңа нәрсә начар, нәрсә яхшы аны Аллаһ белә. «Бәлки сез нәрсәнедер сөймисездер, ә ул сезгә хәерле». Аять.

Кайгырма: кара болытлар таралып, арасыннан нурлы кояш чыкканын күргәнең бармы? Караңгы төн ничек ачыла? Каты давыл ничек тына? Корабларны кыяларга бәрүче дулкыннар ничек тигезләнә? Димәк, синең авырлыкларың—җиңеллеккә, борчулы мизгелләрең — тынычлыкка, киләчәгең бәхеткә бара. Иншә Аллаһ.

Кайгырма: ләкин, әгәр синнән көчләрең китсә, синең өчен юллар тарайса, ак өмет нурларын кара болыт капласа, тотыныр арканнарың өзелеп китсә, әйт: «Йә Аллаһ» — дип.

... Әгәр сиңа үзенең киңлеге белән җир тар булып китсә, күтәргән йөкләре белән җаның кысылса, чакыр, әйт: «Йә, Аллаһ!»—дип.

... Әгәр күкрәгең кысылса, хәлең авырайганнан авырая барса, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» - дип.

...Әгәр каршыңда ишекләр ябылса, менгән үрләрең яулый алмаслык текәләнсә, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» — дип.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә...

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш...

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шунда гына дәртләремә дәрман табам...

(Габдулла Тукай).

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН вәгазьләреннән

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836