#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерледә

последние и лучшие новости искусства в мире

19-6Түбән Тәүде районы, Киндерледә Ураза бәйрәменә иртәнге сигезенче яртыда беренче булып аксакал – авылның иң өлкән кешесе, мәчетне төзүне җитәкләүче, озак еллар иман йорты рәисе вазифасын башкаручы 93 яшьлек Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин килде. Мөселманнар мәчеттә иртән гает намазын укыганнан соң, беренче катка янкормага бәйрәм ашына төштеләр. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов авылдашларны, күрше авыллардан килгән кунакларны хуш күреп каршы алды. Мул өстәлләр артында утырган халыкны бәйрәм белән котлап вәгазь сөйләде.

- Ай буе сынатмый ураза тоттык. Дөньялар тыныч торсын, күпмилләтле халык дус-тату яшик, бердәм булыйк, сугышлар булмасын, - дип теләкләрен белдерде хәзрәт.

Залда мәктәп укучыларының күп булуы шатландырды.

Без Сәлимҗан хәзрәттән спонсорлар, узган ифтарлар турында сорадык.

- Бүгенге бәйрәм ашын әзерләүдә эшкуарлар: Төмәннән Ринат Насыйров, Түбән Тәүдедән Ислам Кадыйров (40 кг ит), Низам Магомедов, Руслан Әхтәриев булыштылар. Авылдашлар пешеренеп өйләреннән төрле камыр ашлары китергәннәр, кеме акча белән ярдәм итте. Барчасына рәхмәтемне белдерәм. Пылауны Баһадур Джуробоев гаиләсе һәм минем гаилә пешерде. Ай буе пешекчеләр: Нәркизия Әхтәриева, Нурания Бакиева, Асия Сәйдуллина ураза тотучы мөселманнарны ашаттылар. Шушы апаларга шулай ук зур рәхмәт. Ифтарларны гаиләләр дә, аерым кешеләр дә үткәрде. 13 малай, 8 кыз йөрде. Балаларга Коръән-әлифба дәресләрен үткәрдек, 10-15 дога ятладылар. Төмәннән Ринат абыйлары китергән бүләкләрне тапшырдык. Киләсе елларга да шулай шатланып уразалар тотарга, Рамазан бәйрәмендә очрашырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, - дип сөйләде Сәлимҗан хәзрәт.

Карагайда

Төмәндә яшәүче Лилия һәм Илнур Хәбибуллиннар гаиләсе Яркәү районы, Карагай авылында йорт сатып алдылар. Быел аларга Рамазан бәйрәмендә булырга Аллаһы Тәгалә насыйп иткән. Без Лилия Шамил кызыннан бәйрәм турында сораштык.

- Карагайда мәчет юк, шуңа күрә чара мәдәният йортында узды. Бәйрәмне Карбан мәчете имамы Ильяс Ярмөхәммәтов ачты, мөселманнарны бәйрәм белән котлады, вәгазь сөйләде. Ай буе ураза тотучыларга хөрмәтен белдерде.

Карагай авылы старостасы Әхмәтхан Балдин:

- Карагайда бердәм, тырыш, ата-бабаларыбызның йолаларын үтәүче халык яши. 1 май көнне күмәкләшеп барыбыз да өмәгә чыктык – зиратны чистарттык, ул безнең традициягә әверелгән. Өстәл тутырып китергән ашларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Киләчәк көннәрдә дә куанып тынычлыкта яшик, - дип сөйләде.

Өлкә үзәгеннән ерак урнашкан татар авылларында динебезне зурлап, ихтирам итеп яшәгән якташларыбыз өчен шатланам, горурланам, - дип сөйләде Лилия ханым.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836