Материалы

Мәчет урынын хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

30-4Төмән шәһәренең Яңавылында элекке традицияне кире кайтарырга уйлыйлар. Монда бүген Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу эшне «Әл-Манар» мөселман волонтерлык хәрәкәте башлап җибәргән.

- Ниятләп куйган идек, менә тормышка ашырдык, - диде хәрәкәтнең, шулай ук «Яңавыл» мөселман дини оешмасының җитәкчесе Әмир хәзрәт Галеев. – Элекке елларда яңгыр сорап корбан чалу, Корбан гаетен үткәрүләр Түре яр буенда оештырыла иде.

Ул елларны хәтерләрендә саклаучылар бар әле. Корбан ашы үткәрү турында хәбәр чыккач, барысы да шул елларны искә төшереп булышырга теләк белдерделәр. Бергәләшеп бу эшне башкарып чыктык.

Мәчет урынын саклап торучы Идрис Саттаров корбанлык чалу турындагы уен белдереп, оештыруда ярдәм сорагач, без берсүзсез риза булдык.

«Төшемдә бу урында мәчет торгызылганын күрдем. Бу хыялым белән өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйковка киттек. Аның белән уртаклашып, аңлатып уртак фикергә килдек: тиздән монда яңа мәчет калкып чыгачак. Әлегә кәгазь эшләре башкарыла.

Мәчетебездә традицион ислам тәртипләре – үзебезнең борынгыдан сакланган гореф-гадәтләрне кулланырбыз», - дип сөйләде Идрис Галимулла улы.

Бәйрәмгә башка төбәкләрдән, чит илдән дә кунаклар килгән иде.

Тәбрикләү өчен сүз өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Камалиевка бирелде. Рөстәм хәзрәт - Мәскәү ислам университетын кызыл диплом белән тәмамлаган югары белемле белгеч. Ул Корбан бәйрәменең тарихы, мөселманлыкның әһәмияте турында сөйләде.

Өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков Россия дини мөселман оешмасы мөфтие Равил Гайнетдин, Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән котлауларны җиткерде. Төмән дәүләт университетының гарәп үзәге рәисе Әхмәт Сәет Ибраһим килүчеләргә изге теләкләрен юллады. Аннары «Әл-Манар» хәрәкәте җитәкчесе Әмир хәзрәт иң тырышларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмне әзерләүдә Яңавылны торгызуда, тарихи хәтеребезне саклауда актив эшләр алып баручы Әлмирә ханым Гомәрова килүчеләргә, үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

- Без кечкенә чакта Корбан бәйрәмен көтеп тора идек, чөнки бөтен район елга янында бәйрәмгә җыела. Ит пешерелгән казаннар тора, хатын-кызлар пироглар алып киләләр, ә безне конфетлар белән сыйлыйлар. Төтен исе, бәйрәм намазлары һәм балалар гөжләве, тәм-томнар истә саклана. Шул вакыттан бирле 40 елдан артык вакыт узды, ә менә бүген традиция яңадан торгызылды һәм борынгы мәчет урынында янә Корбан бәйрәменә җыелдык. 200 дән артык кеше килде. Киләсе елларда бәйрәмне, гадәттәгечә, елга яры буенда үткәрергә планлаштырабыз, - диде ул.

Өстәлгә утырыр алдыннан изге урында намаз укылды.

Агачларның манара рәвешендә бу урында ышык булдырып үсүе дә үзенә күрә бер билге булып тора, диде Әмир хәзрәт.

P.S. Шул ук көнне Төмән районының Индрәй авылы мәчете территориясендә дә Корбан ашы әзерләнде. «11 куй чалдык, - диде мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов. – Казаннарда аш пеште, ит итеп мохтаҗларга да таратылды».

Гөлнур ВӘЛИЕВА

* * *

30-6Әмир хәзрәт җитәкчелегендә Яңавылның Сеченова урамындагы иске мәчет урынында үткән Корбан бәйрәмендә Карачай-Черкес Республикасыннан, ерак Берләшкән Гарәп Эмиратларыннан да кунаклар бар иде. Дин әһелләре килделәр. Халык бик канәгать калды. Әзерлек чын күңелдән башкарылган. Мин, беренче чиратта, Әмир хәзрәткә зур рәхмәт белдерәм. Аның беренче ярдәмчесе – тормыш иптәше. Шулай ук, барлык ярдәмчеләренә, оештыруда активлык күрсәтүчеләргә, һәрвакыт олыларга шалтыратып, хәбәр итеп, чакырып торучы Камилә Канафеевага рәхмәтем чиксез. Кайбер кешеләр, сәламәтлекләре сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмадылар. Камилә һәркайсына бүләкләр таратып йөрде. Бу бик яхшы. Беренче укытучым, бар тормышын балалар укытуга багышлаган, тәрбияле балалар үстергән Гомәр Гомәровның оныгы Әлмирә турында әйтәсем килә. Әлмирә Яңавылның тарихын өйрәнергә кереште. Аның төп нәселләрен барлый. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ватераннарына һәйкәл куюда да актив катнашты.

Барысына да озын гомер, сәламәтлек теләп калам.

Рушания АЛИМОВА. Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума