Материалы

“Мәчеткә даими йөрүчеләр вакциналаштырылган”

последние и лучшие новости искусства в мире

Замананың коронавирус дигән зәхмәтле авыруы күпләрнең тормышын үзгәртте: күңелләрдә курку, сәламәтлеккә нык зыян салды, якыннарын югалтуга китерде һәм башкаларны тезеп китәргә булыр иде бу урында. Җомга намазыннан соң, Төмән районының Индрәй поселогы мәчетенә мөселман кардәшләрнең хәлләрен сорарга барган идем.

Авылның мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов бу зәхмәткә каршы прививканы беренчеләрдән булып куйдыруын, үзен яхшы хис итүен хәбәр итте. “Эштә дә миннән күреп вакцина ясатырга булдылар. Мәчеткә дә даими йөрүчеләр барысы да прививкалы, - диде ул. – Хакимият башлыгы белән сөйләшеп, бер җомга көнне вакциналаштыра торган белгечләрне мәчет янына чакырырга булдык. Шундый ук машина күл буенда “Күк корбанлык” үткәргәндә дә килде. Анда күп кеше прививка салдырды. Гаилә башлыгы - ир-кеше бу эшне кирәк дип тапкач, хатыннары, балалары да вакцина салдырдылар”.

Алай да мәчеттә тиешле тәртипләрне үтиләр. Дин кардәшләребез прививкадан соң үзләрен яхшы хис итүләрен сөйләделәр.

“Без төркем иммунитеты формалаштырырга тиешбез. Шул чагында гына пандемия чылбырын өзәргә мөмкин”, - дип белгечләр вакциналаштыруга җитди карарга чакыралар.

Прививка салдырдың да, иркенләп йөрдең түгел шул. Беренче компонентын кабул иткәч, 21 көн, икенчесеннән соң да 21 көн сакланырга кирәк. Авырып китсәң, шунда ук врач чакырту сорала. Бу чорда коронавирус иярергә мөмкин – әле антитәнчекләр формалашмаган була.

Ә вакциналарның хәләллеге турында әйткәндә, “Спутник V”нең составы җентекләп тикшерелеп, аның мөселманнар өчен кулланырга яраклы булуы расланды. РФ Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы «Спутник V» вакцинасын салдырырга рөхсәт бирде.

Бүген көн саен өлкәдә якынча ике йөз иллеләп кешенең коронавирус белән авыруы раслана. Дистәләгән кеше үлә. Дини бәйрәмнәребезне бергәләшеп үткәрә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә бу чирдән котылырга ярдәм итсен инде. Үзебез дә сакланып, аны булдырмаска тырышып, вакцина салдырып, сәламәт тормышта яшик.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума