Материалы

Мәскәүдән белем туплап

последние и лучшие новости искусства в мире

42-321-28 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә “Дини оешмалар эшчәнлеген хокукый тәэмин итү” программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Курсларда РФ мөселманнарының Диния нәзарәте структурасына керүче дини оешмалар имамнары һәм хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында газетабыз хәбәрчесе, РФ журналистлар союзы әгъзасы Фатыйх Гарифуллин да бар иде. Ул файдалы һәм эчтәлекле сәяхәте турында сөйләде:

- Бер атна эчендә күп әһәмиятле чараларда булырга туры килде. Ковид таралу куркынычы сәбәпле, барлык кирәкле санитар-эпидемиологик күрсәтмәләр үтәлде. Курсларда лекцияләр белән абруйлы галимнәр, укытучылар, Россия дәүләт хакимияте органнары, дини оешмалар вәкилләре чыгыш ясадылар. Темалар бик актуаль иде. Курслар кысаларында «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Күп файдалы мәгълүмат алдык. Бу укулар - яхшырак эшләргә мотивация дә, рухи яктан баю һәм өммәтебезне агарту максатларына ирешергә омтылыш бирү дә иде.

Хокукый тәэмин итү, эшләр алып бару безнең өчен дә, барлык мөселман оешмалары өчен дә бик мөһим. Кызганычка каршы, шактый рухи ислам гыйлеменә ия булган барлык имамнар да җитәрлек дәрәҗәдә юридик, хокукый нормаларны белмиләр. Ул турыда лекция бик уңышлы булды. Әлбәттә, аралашу, тәҗрибәләр белән уртаклашу да яхшы нәтиҗәләргә китерә.

23 сентябрьдә Мәскәү җәмигъ мәчетенең конференц-залында Россия мөфтие, шәех Равил Гайнетдин рәислегендә Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы булды. Пленум эшендә пленум әгъзасы - Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы идарәсе рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, мөфтинең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар Нәфыйков та катнаштылар. Зиннәт хәзрәт Садыйков утырышта доклад белән чыгыш ясады, оешманың уңышлы эшчәнлеге турында сөйләде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума