Материалы

Мин һәм хиҗаб

последние и лучшие новости искусства в мире

Мине хиҗабта күрү һәркем өчен дә гадәти түгел, бигрәк тә мине күп еллар яулыксыз күргән яисә минем белән мәктәптә яки университетта укыган кешеләр өчен.

Ә бит мөселманнар бөтен дөньяда, төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә күп. Әле Исламда гына түгел, ә һәр диндә диярлек, хатын-кызларның башын ябып йөрүе - гадәти күренеш.

Мин һәрвакыт яулыклар һәм палантиннар киеп йөрдем, озын юбка һәм күлмәкләр яраттым. Ә инде аңлы рәвештә 2019 нчы елда бәйли башладым.

Әкренләп намаз укырга теләк туды. Ул елларда миннән: «Гөлназ, хәзер шулай йөрерсеңме?» – дип сорыйлар иде. Хиҗаб өчен мин беркайчан да оялмадым яки сораучыларга үпкәләмәдем. Мин үземне ак карга яки читләтелгән дип санамадым.

Бу протест формасы яки берәр нәрсәне исбатлау теләге түгел иде, бары тик Ислам тормыш рәвешемә әйләнде.

Балачактан ук башласак, мин Идел буе татарлары гаиләсендә тудым, аларның ата-бабалары болгарлар ислам динен 922 елда ук кабул иткәннәр. Татарларны балачактан үз диннәрен хөрмәт итәргә, олыларны ихтирам итәргә, телне һәм гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтәләр. Ата-бабаларым буыннан-буынга Ислам нигезләрен тапшырганнар: Коръән укыганнар, намазга басканнар, садакалар биргәннәр, мәчетләр төзегәннәр, мөмкин булганча хаҗга барганнар.

Бездә бөтен бәйрәмнәргә, бигрәк тә Коръән ашларына, туганнарны олылардан кечкенәләргә кадәр җыю гадәти күренеш. Татар хатын-кызлары балачактан ук мондый чараларда яулык бәйләп йөриләр. Өлкән яшьтәге татар әбисен яулыксыз күрми идем.

Аннары миңа «Hadidja»мөселман дизайнер киемнәре кибетенә нигез салучы апам Гөлфирә Бикмуллина сүзләре дә ярдәм итте. «Гөлназ, бернәрсәдән дә курыкма, яулык бәйләп, син мөселман хатын-кызларының матур дөньясын аңларсың!» – диде ул.

Бу дөрес булып чыкты.

Күпләрдә әле дә шундый фикер бар: яулыктагы кыз дин белән мавыккан яки ире тарафыннан бикләнгән җан иясе дип. Ә бит күпләр, хәтта, безнең кечкенә Төмәнебездә генә, белемле, талантлы, матур һәм акыллы мөселман кызларының күпме булуын да белми. Алар үз кибетләрен, брендларын, блогларын, фитнес студияләрен, кафе, рестораннарын үстерү белән шөгыльләнәләр, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче мөселманнар.

Мәчетләр төзү эшен оештыруда катнашалар, педагоглар, кандидатлар һәм фән докторлары, психологлар, дизайнерлар, диетологлар, журналистлар, кондитер-пешекчеләр, табиблар, шәфкать туташлары, такси йөртүчеләр алар.

Хиҗаб аларны саклый, ә алар матурлыкларын гаиләләре, тормыш иптәшләре өчен саклыйлар.

Кайчандыр гарәпкә кияүгә чыккан һәм нәселдән килгән рус дворянкасы булган ислам динен кабул иткән һәм Коръәнне шигъри формада тәрҗемә иткән Валерия Иман Порохова сүзләре минем өчен кызыклы булды: «Сез үткәндәге Россия аристократиясен портретларда баш киемнәрсез күргәнегез бармы? Дөньяның теләсә кайсы диненең постулаты - башыңны ябу. Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата. Ни өчен хатын-кыз ялангач булырга тиеш, ул нәфис киенергә мөмкин. Ул яшерен булырга тиеш. Бу серлелеккә нигезләнә дә инде аның белән кызыксыну».

Шәхсән минем өчен хиҗаб - мин сайлаган юл, минем теләк, эчке ышанычым һәм яклаучым, бер үк вакытта таҗым да!

Бу тормышта һәркемнең үз юлы бар бит, ә миңа хиҗабта бу юлны узу күпкә җиңелрәк һәм кызыклырак.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума