#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөләйман авылында азан яңгырады

последние и лучшие новости искусства в мире

40-4Еллар узгач, ниһаять, Төмән өлкәсенең Вагай районы, Сөләйман авылында да, тирә-юньгә иман нуры чәчеп, кабат азан тавышы яңгырады. Әйтерсең, авылга яңадан җан өрелде, бәрәкәт өстәлгәндәй булды. Бу тавыш яңа гына төзекләндерелгән мәчетнең манарасыннан халыкны намазга беренче чакыру иде.

Сөләйман авылы зур түгел, биредә бары 200гә якын кеше яши. Алар авылда мәчетне бик кирәксенгәннәр һәм иске мәчетне торгызыр өчен үз теләкләре белән акча җыйганнар. Хәзер инде алар Аллаһ йортының буш тормаячагына бер дә шикләнмиләр. Соңгы тапкыр Сөләйман авылында азан 20 ел элек яңгыраган. Шуннан бирле мәчет эшләми, буш торган.

- Өлкә буенча, бөтен ил күләмендә мәчетләр салына. Безнең авылда революциягә кадәр үк мөселман гыйбадәтханәсе булган. Авылдашлар белән берлектә Аллаһы Тәгалә йортын торгызырга булдык. Һәм 4 елда Аллаһы Тәгалә ярдәме, кодрәте белән мәчетебезне яңадан торгызырга насыйп булды. Бу эштә безгә өлкә мөселман Диния назәрәте белән өлкә хакимияте ярдәм итте, шулай ук авылдашлар, милләттәшләр зур булышлык күрсәттеләр. Һәркеменә рәхмәтебезне белдереп, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомерләр телибез, - дип сөйләде мәчетне торгызу инициаторы Октябрист Зарипов. Чынлап та, мәчетне ремонтлау теләге беренче булып Октябрист Хәким улында барлыкка килә. Үзенең изге уен ул өлкә мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковка белдергәч, хәзрәт хәер-фатихасын бирә һәм эшне ничек башкару юлларын аңлата. Нәтиҗәдә, 2017 нче елда башланган ремонт эшләре бетеп, быел сентябрь аенда Аллаһ йорты авыл мөселманнарына ишекләрен ачты. Киләчәктә мәчеттә балаларны ислам традицияләрендә тәрбияләү һәм дингә мәхәббәт уяту эшләрен мөселман дини оешмасы рәисе итеп сайланган Эльмира Әбибуллаева алып барачак.

Дин кардәшләрен мәчет ачылу тантанасы белән котларга өлкә үзәгеннән күп кунаклар килде. Төмән өлкәсенең баш казые, Төмән районы имам-мөхтәсибе, РФ Диния нәзарәтенең консультатив советы әгъзасы Әбдрәхман хәзрәт Камалиев, җыелучылар алдында чыгыш ясап, авыл халкының дини гореф-гадәтләрен торгызуга омтылышларын, аларның бердәмлеген һәм Ислам диненең ныклыгын бәяләде. 40-6Ул мәчетне төзекләндерү эшендә актив булган авыл халкын һәм районның башка авылларында яшәүчеләрне Россия һәм Төмән мөселманнарының Диния нәзарәте исемнәреннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ә җитәкчеләре Октябрист Зариповка милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл халкын мәчет ачылу белән котлап Төмән шәһәреннән килгән кунаклар, җирле хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре чыгыш ясадылар. Рәсми өлештән соң, Вагай районы имам-мөхтәсибе Әхмәт хәзрәт Ишмөхәммәтов җитәкчелегендә мөселманнар төшке намазны укыдылар, аннары бәйрәм табынына ашка җыелдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Рәсемнәрдә: мәчет ачылу тантанасыннан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836