Материалы

Зыян күрүчеләргә ярдәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе мөселманнары Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү корбаннары өчен өч йөз мең сум акча җыйдылар.

Фаҗигадән соң беренче тәүлектә Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте президиумы әгъзалары Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктылар. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән акча җыю игълан ителде.

«Без, иманлы кешеләр буларак, бөтен кешелекне яралткан Раббыбыз безне сыный дип ышанабыз. Төркиядә һәм Сүриядә булган фаҗига бу илләрнең халыклары өчен дә, бөтен дөнья өчен дә зур сынау. Чыннан да, без Себер кешеләре бу илләрдән ерак яшибез кебек, һәм бу фаҗига безгә кагылмый кебек, ләкин бу алай түгел. Бу безнең өчен дә, Камчатка халкы өчен дә, планетаның иң ерак почмакларында яшәүчеләр өчен дә Аллаһы Тәгаләнең сынавы булып тора.

Бу авыр минутларда Төркия һәм Сүрия халкына ярдәм күрсәтү өчен бөтен кешелек берләшергә тиеш. Анда төрле милләт һәм дин кешеләре зыян күрде, без бу юнәлештә кешеләрне килеп чыгышы һәм дине буенча бүлмичә, гомумкешелек кыйммәтләренә басым ясыйбыз», - диде мөфти «Төмән вакыты» телеканалының «Кичке хэштег» программасында чыгыш ясаган вакытта.

Зиннәт хәзрәт сүзләренчә, Төркия һәм Сүрия илчеләре Россия халкына кулдан килгәнчә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Дипломатик вәкиллекләр тарафыннан медикаментлар, медицина җиһазлары, җылы әйберләр һәм акча җыю оештырылды.

«Төркиядә безнең вәкилләр бар. Җир тетрәүдән зыян күрмәгән районнарда качаклар лагерьлары оештырылган, анда Төркия һәм Сүрия гражданнары арасыннан зыян күрүчеләр китерелә. Без адреслы ярдәм оештырырга булдык. Җыелган акчаларны Төркия вәкилләренә җибәрдек. Алар җирле волонтерлар һәм хәйрия оешмалары белән берлектә тормыш өчен кирәкле әйберләр: азык-төлек, дарулар, кием-салым сатып алалар. Болар барысы да зыян күрүчеләргә тапшырыла», - дип ассызыклады мөфти.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелган иганәләрнең бер өлеше турыдан-туры Сүриягә җибәрелгән.

Волонтерлар сүзләренчә, зыян күрүчеләр ерак Себердән ярдәм килгәнен белгәч гаҗәпләнә. Алар Төмән өлкәсе мөселманнарына Төркия һәм Сүрия халкына килгән бәладә катнашулары өчен зур рәхмәт белдерәләр.

Хәзерге вакытта акча җыю туктатылды.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума