Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бу сезнең Ватаныгыз…”

последние и лучшие новости искусства в мире

21-3“Ямьле яз килү белән безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн – Җиңү бәйрәме җитә. Без барыбыз да тыныч тормыш өчен ачлык-салкыннарга карамыйча, куркыныч сугышларда батырларча көрәшкән, тылда хезмәт иткән һәркемгә хөрмәт хисен саклыйбыз”, - дип яза Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылыннан Кафия Балдашова.

Ул бу хатны Бөек Җиңүне якынайткан әти-әнисе – Гыйльминур һәм Әйтмөхәммәт Нигъмәтуллиннарга багышлый.

Әймөхәммәт Нигъмәтуллин - Урта Тарман авылында туган. Сугыш башланганда малайга нибары 17 яшь кенә була. Тик балалар ул елларда бик иртә олыгайган. Гаиләдә биш бала, ә иң өлкәне ул булган. Кече сеңелесе Сания апаның (ул вакытта аңа 12 яшь була) истәлекләре буенча, икенче көнне, сугыш башлануы турында игълан ителгәннән соң, авылга ир-атларны фронтка җибәрү өчен Велижан авылыннан махсус машина килә. Авыр көннәр башлана: бөтен эш балалар, картлар, хатын-кызлар җилкәсенә төшә.

- Әтигә 18 яшь тулгач, аны Төмән аэроклубына укырга җибәрделәр. Аның очучылык кенәгәсендә гел яхшы билгеләр генә була. 1942 елның январенда ул Лугинск хәрби авиамеханика мәктәбе курсанты була. 1943 елның 27 августында техник хезмәт сержанты исемен ала. Үз хатында ул, өенә кайткач, һичшиксез, саубуллашырга керәчәген язган, әмма насыйп булмый, аларны икенче көнне үк фронтка җибәргәннәр. Әти безгә сугыш турында артык сөйләмәде, әмма: «Ул вакытта ничек кенә авыр булмасын, без дошманны җиңәчәгебезгә ышандык. Мин беркемгә дә, беркайчан да сугыш мәхшәрен күрмәүләрен телим!» - дип әйтә иде дип яза апа.

Кафия Балдашова сүзләренчә, балалар әтиләренең нинди фронт юллары буйлап узганын төгәл генә сөйли алмыйлар, әмма 9 Май алдыннан горурлык хисе белән командованиедән алган Рәхмәт хатларын чыгарып кабат-кабат укыйлар. Хатлар буенча старшина Нигъмәтуллинның кайда сугышканын күзәтергә мөмкин: монда Смоленск, Минск, Рига, Будапешт, Кенигсбергны азат итүдә катнашканы өчен Рәхмәт хатлары бар. Һәм менә соңгы белешмәләрнең берсе - Берлин шәһәрен алган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерелүе.

1948 елда солдат туган авылына кайта. Биредә Түбән Тарман башлангыч мәктәбенә яшь укытучы - Гыйльминур Мадьярова килә. Ул да сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татый: гаиләдә дүрт баланың иң олысы була, авыру әнисе, әтисе дә гарип, күп эшләргә туры килә. Хәтта аның көндәлеге дә сакланып калган, анда яшь кыз сугыш елларында кешеләргә ничек авыр булганын, соңгы икмәк кисәге белән бүлешүләрен тасвирлый.

Гыйльминур һәм Әйтмөхәммәт тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биргәннәр. Кафия апаның әнисе 35 ел мәктәптә, ә әтисе сугыштан соң агроном булып эшләгән, озак еллар «Нариман» һәм «Комарово» колхозларында намуслы хезмәт күрсәткән.

- Хәтеремдә, балачакта әти безне йокыдан уянгач, иртән тәрәзәгә карарга мәҗбүр итә иде, аннары тәрәзәдән нәрсә күрәсез дип сорады. Ә анда - зәңгәр күк, җылы кояш, беренче кар, язгы инешләр, кайткан сыерчыклар сайрый... «Бу сезнең Ватаныгыз, аны саклагыз!» - диде безгә әти.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836