#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гадәттәгечә форматта үткән бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

20-7Коронавирус пандемиясе аркасында 2 ел буена иң изге, иң якты, иң көтеп алган 9 май – Җиңү көнендә парадка һәм «Үлемсез полк» акциясенә чыга алмадык, алар онлайн форматта узды.

Быел, ниһаять, Бөек Ватан сугышы тәмамлануының 77 еллыгын элеккечә гади форматта үткәрдек. Һава торышы шушы олугъ бәйрәм уңаеннан безгә зур бүләк ясады: көн искиткеч җылы торды, кояш көнозын кыздырды.

Иртәнге сәгать унда Төмәннең Республика урамы буйлап парадта, «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар җыелды. Парадта ТВВИКу курсантлары, кадетлары, гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләре, махсуслаштырылган хәрби горнизон солдатлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, яшьармиячеләр, сугыш чорындагы киемнәрдә шәфкать туташлары һәм башкалар атладылар.

Украинада барган махсус операциядә Россия армиясенә ярдәм итү уңаеннан заманча техникаларга Z символы ябыштырылган иде. Халык шаккатып тезелеп килгән Россия Федерациясе сугышчан көчен карады. Алар артыннан сугыш чорындагы техникаларның күчермәләре чыкты. Сугыш елларында Төмәндә фанер комбинаты истребительләр өчен фанера ясаган, Станоклар ясау заводы миномет, Суднолар төзү заводы катер торпедасы җитештергән. ТВВИКуның мактау каравыл ротасы карабиннарда плац-парад күрсәтте.

Регион һәм Төмән шәһәре башлыклары – губернатор Александр Моор, Руслан Кухарук чал чәчле сугыш ветераннарын, төмәнлеләрне чын күңелдән котладылар. Халык белән беррәткә басып «Үлемсез полк» акциясенә кушылдылар. Акциядә 95 меңнән артык кеше катнашты. Кайбер якташлар бабайларының портретларын гына түгел, медальләрен дә күтәреп чыкканнар. Күз яшьләре белән туганнарының язмышлары турында сөйләделәр. Колонна әллә ничә чакрымга сузылды.

Шәһәрнең һәр почмагында чаралар үткәрелде. Без Төмәннең 400 еллык мәйданына юнәлдек. Драмтеатр каршында зур экранлы сәхнә ясалган. Без килгәндә экранда туры эфирдан Мәскәүдә барган парадны күрсәттеләр. РФ Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. «Язмыш хәл ителгәндә Ватанны саклау һәрчак изге. Бородинск кырына һөҗүмгә барганда да, Мәскәү, Ленинград, Киев, Сталинград өчен сугышканда да чын патриотизм тойгысы белән күтәрелгән. Бүгенге көндә дә Донбасс халкы, Ватаныбыз-Россиянең куркынычсызлыгы өчен көрәшәсез. 1945 елның 9 мае мәңгелек дөнья тарихында безнең бердәм Совет халкының триумфы, рухи көче, фронтта һәм тылда мисалсыз батырлыгы булып язылган», - дип сөйләде Президен.

Экран каршында халыкның күп булуы, берләшеп тыныч, дикъкать белән эфирны каравы гаҗәеп күренеш иде. Сәхнәдә көнозын концерт барды, кыр кухнялары эшләде, төмәнлеләр туйганчы солдат боткасы ашадылар.

Өлкәнең төрле районнарында да Җиңү көнен зурлап уздырдылар . Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында митинг һәм «Үлемсез полк» акциясен гөрләп үткәргәннән соң, укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре Паченка, Бухарин, Тукман авылларына барып, митинг уздырганнар. Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмаров чын күңелдән халыкны бәйрәм белән котлаган.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836