#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татлы Төмән балы

последние и лучшие новости искусства в мире

19-15Төмәннең «Медовый крае» турында күптән ишетеп беләбез, мәкаләләрдә дә бу атама билгеләнеп үтелә. Ләкин ныклап, җентекләп бу оешма турында язылмаган әле. Ниһаять, «Медовый край» оешмасын булдыручы һәм аның директоры Рият Фәйзуллин белән сөйләшү мөмкин булды. Балны, гадәттә, Татарстан, Башкортостан якларыннан алып киләләр, Ялутор районында да бал кортлары асраучылар барын беләм. Ә менә Рият Рәис улы бу авыр, катлаулы, четерекле эшне ничек башлап җибәргән икән? Үзеннән сөйләтик әле бу турыда:

- Институтны тәмамлап, инде «Төмән моторлар төзү» заводында инженер булып эшләп йөрим, кулыма умартачылык турындагы китап эләкте, аны укып, бик кызыксынып киттем. Һәм умартачылык белән шөгыльләнергә булдым. 2009 елда ике умарта оясы сатып алдым. Шуннан Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында бал кортлары үрчетү практикасы башланды. Бабайдан бал суыргыч аппарат, рамкалар калган, шуңа күрә башлангыч этапта аерым чыгымнар булмады. Мин бу гади генә тоелган эшкә өйрәнү өчен тәҗрибәле умартачылар белән күп аралаштым. Елдан-ел тәҗрибә тупладым, умарталыкта кайчагында 20-30 күчкә кадәр арта, ә кайсы елны барысын да югалтып, яңадан башлаганым да булды. Беренче елны ук бал күрдем үзе. Миңа әтием Рәис Ибраһим улы һәм абыем Рәшит Фәйзуллин ярдәмгә килделәр. 6 ел дәвамында бу хобби дәрәҗәсендәге шөгыль нәтиҗәсендә без бал алдык, артыгын саттык һәм күпмедер акча эшләдек.

– Сездә кызыксыну көчәйде генә инде...

– Әйе. 2016 елда без бал кортлары өчен павильон белән якыннанрак таныштык. Павильон умартачылыгы бал кортларын бер урында гына яки күчереп йөртергә мөмкинлек бирә. XX гасыр башыннан ул Австрия, Венгрия, Румыния, Словакия, Чехия кебек Европа илләрендә киң таралган. Бигрәк тә Германиядә популяр, бу халыкның тыгыз урнашуы һәм умарталарны ирекле урнаштыру өчен мәйданнар булмау (яки җитәрлек булмавы) белән аңлатыла.

Технологияне өйрәнеп, павильоннарда бал җитештерергә дигән карарга килдек. 24 умарта гаиләсенә исәпләнгән беренче павильонны булдырырга безгә Төмән өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе булышты. Беренче елдан соң без Ямбай авылында павильоннар һәм аларны комплектлау механизмнары ясау цехын оештырдык һәм киләсе сезонга ук безнең умарта күчләренең гомуми саны 104 данә булган өч павильоныбыз бар иде. Алдагы елларда без аларны сатып алдык, ремонтладык, модернизацияләдек.

– Бүген башка җирләрдә дә умарталарыгыз бал җыйганын беләм. Димәк, павильоннарны күчереп йөртү отышлырак килеп чыкты?

- Хәзер безнең паркта 356 данә умарта күче булган 7 умарта павильоны бар. Быел бер-икесе алга таба сату өчен умарта гаиләләре формалаштыруга эшләячәк, калганнарын бал җыяр өчен Түбән Тәүде районының Киндерле, Байкал, Яркәү районының Бурбар, Төмән районының Турай авылларында һәм икесен Төмән районының Шыкча авылы янында урнаштыру планлаштырыла.

Агымдагы елда без умарталыкларыбыздан 10 тонна товар балын суыртып алу һәм киләсе елга сату өчен 272 умарта гаиләсе формалаштыру бурычын куйдык.

– «Медовый край» балы өлкә базарында нинди урын алып тора?

- Безнең умартачылар бары 355 тонна бал җитештерә һәм Төмән өлкәсенең бал базарын анализлагач, елына 1 575 тонна бал кирәклеге ачык күренә.

Бу максатларга ирешү өчен без агрофраншиза эшләдек һәм гамәлгә керттек, ул авылдагы кешеләргә безнең белән беренче ел эшләү дәверендә үк акча эшләргә мөмкинлек бирә. Авылда җитештерүчеләр өчен иң төп проблемаларның берсе - алынган чималны сату. Без аларга бу юнәлештә ярдәм итәбез.

Моның өчен Төмән өлкәсендә СМАРТОРГ.РФ беренче цифрлы кооперативы төзелде, ул авылдагы җитештерүчеләр (бал гына түгел, урман байлыгы, үләннәр, җиләк, ит, балык һ.б.) һәм кулланучылар арасында звено булып хезмәт итә. Әлеге кооператив теркәлгән инде. Алынган чимал эшкәртеләчәк, бер бренд астында төргәкләнәчәк һәм сатылачак.

Әлеге проектлар авыл территорияләрен үстерергә, эш урыннары оештырырга, сыйфатлы азык-төлек алырга ярдәм итә. Март аенда алар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм Татарстан Республикасы президенты каршындагы пленар утырышта тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнехановтан уңай бәяләмәләр алды һәм аларда кызыксыну уятты. Якындагы 2-3 елда проектларны номиналь егәрлеккә чыгарырга планлаштырабыз. Безнең өчен төп проблемаларның берсе - авыл территорияләрендәге партнерларның аз булуы.

- Планнар күркәм, әйтәсе дә юк, Рият Рәис улы. Рәхмәт шундый авыр шөгыль сайлап, аны үстереп, әле халыкка да ярдәм итеп табигый сыйфатлы бал белән тәэмин итүегезгә.

Оешмада быелгы сезонга әзерлек эшләре дә башланган: умарта күчен киңәйтү, умарталарны павильоннарга күчерү, җиһазларны, рамнарны барлау һ.б.

Россиядә колхоз-совхоз елларында умарталыклар күп булган. Ләкин бүген алар бармак белән генә санарлыктыр инде. Хәзер умартачылык белән шәхси хуҗалыкларда шөгыльләнәләр. Татлы азыкны алучылар саны да арта шикелле. Күпләр шикәр урынына бал куллануны хуп күрәләр. Тагын да балдан төрле кремнар ясыйлар, чикләвек, җиләк-җимеш, дару үләннәре кушып та файдаланалар.

Илебездә иң күп бал Башкортостан һәм Татарстанда җитештерелә, аннары Белгород, Кострома яклары, Алтай крае лаеклы урын алып тора. Алар арасында Төмән өлкәсендәге «Медовый край» оешмасы да үз урынын булдырыр. Рият Фәйзуллин шикелле тырыш егетләр алга тагын да табышлырак яңа планнар корып эш итүләре белән мактауга лаек та инде.

19-16«Яңарыш»ның туган көненә уен уйнатуда бүләкләргә ярдәм сорагач та, берсүзсез татлы бал алып килүен, ул балны тәмләгән укучыларыбызның сокланып рәхмәт хатлары җибәрүләрен дә әйтмичән китәргә ярамый.

Кыскасы, бал яратасыз икән, «Медовый край» балын эзләгез. Аларны инстаграмда «Медовый край» аккаунтында, «Фаджр» (Заречный мкр.), «Халяль шеф» (Мыс) кибетләрендә, «Барабинская»да, «Покупаем Тюменское» ярминкәләрендә, күргәзмәләрендә табарга һәм заказ бирергә, сатып алырга була.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836