#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбиляр апа

последние и лучшие новости искусства в мире

21-4Талымхан авылы күле гади түгел. Төмән тирәсендә ул иң тирән күлләрнең берсе. 12-18 метр тирәнлектәге җирләре бар. Күлне икегә бүлсәң, көньягы – авыл урнашкан ягы – Төмән районы, ә төньягы – Түбән Тәүде районы җирләре. Күлебез элек-электән кеше язмышларына тәэсир иткән.

Кышлар җитеп, чаналар юл салгач, авыл егетләре күрше Эске, Саз, Киндерле, Ваңгы, Канчәбер һәм башка авыллардан үзләренә кәләш сайларга барганнар.

1960 нчы елның беренче январенда Талымхан авылында өч туй булды. Беренче кияү, гармунчы егет - Айнатулла Сабиров изге Канчәбер җиреннән иң уңган кызларның берсе - Фәимә Зәйнетдин кызын сайлады. Быел 3 нче май көнне Фәимә апага 80 яшь тулды. Ул өч малайның анасы, уннан ашу оныкның һәм оныкчыкларның әбисе.

Мин Фәимә ападан бала-чагасы турында сорадым. Ул миңа исендә калганнарын сөйләде:

- Әнием мине 1942 елда тапты. Сугыш беткәч миңа өч яшь кенә иде. Сабый булсам да, мин әтиемнең җиңү алып кайтканын хәтерлим. Нигәдер 3 яшемдә мин аяксыз калганмын. Балалар бакчасының яшелчә бакчасында калганнар эшләгән чакта, мин җәймә өстендә утырганмын. Бер абый минем яныма килеп: «Кызым, син ник атламыйсың?» – дип сорады. Ә мин: «Аякларым авырта», - дип җавап бирдем.

Ул мине кулына алды. Бу минем әтием - Зәйнетдин Галямов икән. Бала-чага, тәрбияче апалар, сигез яшьлек Флера апам да йөгерешеп килделәр: «Зәйнетдин абый сугыштан кайткан!» – дип шатланып, безне чорнап алдылар. Сугышта санитар булган әтиемнең бармакларында шартлаган минадан җәрәхәтләр калган иде, ә иңбашында калган бер тимер кисәкне ул гомере буе саклады. 13 ел дәвамында кибеттә сатучы, колхозда төрле эшләрдә йөргән.

Әнием Әһликамал Закир кызының шатлыгы эченә сыймады. Әтием мине кочаклап, күкрәгенә кысты. Еллар сулар кебек акты. Гаиләбездә тагын бер кызчык туды, аңа Сәрвәр исемен бирделәр.

Мин әтиемнең күкрәк җылысын һаман тоям. 7 нче классны тәмамлап, фермада 15 яшеннән эшләгән кызын Талымхан егете – Айнатулла Кирәй улына кияүгә бирмәде. «Ул әле бик яшь, тормышны да күрмәгән», - диде.

«Отказ» ишеткәч, башка юл белән киткәннәр. Күп халыкларда шулай эшләгәннәр: кызны урларга булганнар. Фермадагы бригадир абыйдан башта иң матур, уңган кызлар турында сорашканнар икән. Укымышлы Мәгъзүмә апа олы улына кәләш сайларга үзе килгән. «Сүзгә оста, көр күңелле Талымхан егете Айнатулла мине ак атларга утыртып, ап-ак кардан бәхет иленә алып кайтты», - диде апа.

Безне матур җиһазлы якты өйдә күп балалы тату гаилә каршы алды. 18 яшьлек зифа буйлы киленне барысы да үз иттеләр, яраттылар. Өч ел буена авыл фермасында сыер савучы булып эшләгән яшь хатын-кызга ике сыерны саву, бозауларын ашату бик җиңел эш иде. Каената Кирәй Сабир улы: «Килен, син сыерның асларын алма, мин үзем», - дип сыңар аяк белән маташа иде. Шәйдулла, Сәфәр, Шәүкәт әле кечкенә иделәр, авыр эшкә ярамадылар», - дип сөйләде.

Бер ел дигәндә, яшьләрнең икенче яртысын төзеделәр. Яшь гаиләдә яңа йортта бер-бер артлы әкияттәге сыман өч малай туды. Авылда балалар бакчасы булмаганлыктан, ун ел дәвамында малайларны мәктәпкәчә тәрбияләгәннән соң, хөкүмәт эшенә кереште хатын-кыз.

Фәимә апаның иптәше Айнатулла бик өлгер кеше иде, берьюлы төрле эшләрдә эшләде. Авыл клубы мөдире булганда, аның хатыны кочегар иде, кибеттә 11 ел сатучы булганда, Фәимә апа идән юды. Авылда Айнатулла абый «заготовитель» булып 10 ел эшләде. Фәимә апа бу вакыт мәктәптә җыештыручы иде. Ә пенсия алдыннан «Каскара» хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләде.

Тәрәзәдә помидорлары чәчәккә төрелгән бу тырыш апаның кечкенә бакчасында бәрәңгесе дә күптән утыртылган, лаләләре менә-менә чәчәк атарга торалар.

Бәхетле ана үзе генә түгел, аның өч улы да янында, тырышып эшлиләр. Олы улы Ильяс яшь вакытыннан совхозда эшләде, аңа да 60 яшь тулган. Уртанчы малае Илдус әтисе, бабае кебек кибет тота, кече улы Камил йөк машинасында эшли.

Фәимә апа үзенең намазларында бала-оныкларына, якыннарына Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-иминлектә яшәүләрен сорый.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836