#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Югалмасын җирдә эзләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булуы билгеле. Сугышның беренче көннәреннән үк бар халык туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде. Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул канлы сугыш турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Архивларда сакланган чынбарлык ачылганнан ачыла бара. Сугышка беренче булып Ялутор районының Сәел авылыннан алты кеше китә – Бари Нигъмәтуллин, Бикбулат һәм Калбай Латыйповлар, Исмәгыйль Рафиков, Мухипбулла Сафиев һәм Мөхәммәдьяр абый Ханнанов.

Ә барысы сугышка 154 кеше китеп, бары тик 65 кеше генә исән-имин авылга кайталар. Кызганычка каршы, шуларның яртысы алтмышка да җитми бакыйга күчәләр. Мидхәт Алиуллин - 56, Мөхәммәди Калиев – 58 яшьтә, Кашшаф Газизов бары 3-4 ел гына яшәп өлгерәләр. Бөтен эш хатын-кыз, бала-чага һәм олылар җилкәсенә кала. Эшкә ярарлык техника да тиз арада фронтка озатыла, хәтта атлар да. Шуңа күрә 1941 елның көзендә хатын-кызлар өчен трактор йөртү курслары ачыла. Хатын-кызларга ничек кенә авыр булмасын, алар укыйлар, өйрәнәләр, тырышалар. Җирне сукаларга, тырмаларга, аш чәчәргә өйрәнеп, барсын да эшләгәннәр. Авылда тракторда иң күп эшләүче Минкамал Мәликова -ул 15 елга якын эшләгән. Шәкимә, Шәкүрә, Мөслимә Латыйповалар, Фатыйха Калиева, Такия Корманова, Хәбирә Зәйнуллина-Ханнанова, Хәнифә Алимбаева, Миннебану Муллашева ире Якуп абый фронттан яраланып кайткач, җирне бергә чәчәләр, сөрәләр. Фатыйха апа Ялуторга госпитальга утын ташый, үпкәсенә суык үтеп чирләгәннән соң, башка эшкә күчә. Шәкимә, Шәкүрә апаларны Төмән җиренә җибәреп, өч ай буена автоматтан атарга, чаңгыда шуарга өйрәтәләр. Безнең авылда җәен, халык акчасына, беренче булып Ялутор районында сугыш чорында эшләгән тол хатыннар, балалар истәлегенә һәйкәл куелды. Ходаем ярдәмендә булып ул якты, нурлы көнгә туры килде, бигрәк тә балалар күп булды. Һәйкәлне ачучылар - 83 яшьлек Марат абый Маликов һәм Абзалутдин Сайдаков булдылар. Аннары мәчеттә аш үткәрдек. Бу олы, изге эшне башкаруда катнашкан барлык авыл халкына рәхмәтнең олысы. Бигрәк тә акчалата булышкан Гөлсем апа Янгуразова, сугышта башын салган Ниязмөхәммәт кызлары - Идеял һәм Гөлсем апаларга, Гали Сулькарнаевка, пленда җәза чиккән Абдулла кызлары - Галия белән Флерага, фин сугышында катнашкан Йоныс кызлары - Рәсимә һәм Рәйсә ханымнарга, аш әзерләүчеләргә, имам вазифасын үтәүче Равис Ильяс улына һәм Гөлсинә ханым Газизовага. Яңа көн аларга, барлык авыл халкына бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, сабырлык, иминлек, җан тынычлыгы алып килсен. Йөргән юллары гел уңыштан булсын.

Гөлсинә ГАЗИЗОВА,
Ялутор районы, Сәел авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836