Октябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
17 октябрь көнне Кактамак авылы клубында гөрләп эшләп килгән “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Озак еллар өлкәдә күренекле булган “Әхтәмушки” (җитәкчесе Әхтәм Назыров) халык җыр ансамблендә җырлаган Ильмира Гарипованы язмыш җилләре туган авылына алып кайткач, энергиясе ташып торган сәләтле мәдәният хезмәткәре бер дә шикләнмичә, Кактамак һәм Калмаклар авылында яшәүче җырга оста булган хатын-кызларны җыеп, “Умырзая” ансамблен оештырып җибәрә дә, бөтен көчен, тырышлыгын бу эшкә юнәлтә.
Менә шулай 2011 елның 1 октябреннән бу ике авылның талантлы үзешчән артистлары үзләренең тормышларын туган якларының матурлыгына мәдхия җырлап, мәдәниятен үстерү эшенә багышларга карар кылалар. Шулай итеп Ильмира Сабирҗан кызы җитәкчелегендә дус, тату коллектив барлыкка килә. Бүгенге көнгә хәтле аларны татар халкының күпкырлы мәдәнияте һәм кече Ватанга, татар җырына көчле мәхәббәт берләштерә. Әле бит «Умырзая» төркеме җырлар белән генә түгел, ә юмористик номерлар белән дә дан тота. Һәр концертта тамашачыны яңа, кызыклы нәрсә, сюрприз көтә.
Ансамбльнең юбилей кичәсендә дә дәртле җырлар, шаян юморескалар яңгырады. Тамашачылар Гаделия һәм Лилия Әбдрәшитоваларның гаилә дуэтын, Асия Гадиева, Майнур Зарипованың башкарган җырларын бик җылы каршы алдылар. Ильмира Гарипова җитәкчелегендәге үзенчәлекле «Умырзая» коллективының милли сәнгатьне саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Юбилярларны котларга Ялутор районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Ирина Первухина, Ялутор районының ял һәм мәдәният үзәге директоры Анджелина Рязанова килделәр. Алар башкарган хезмәтләренә олы бәя биреп, Илмира Гарипова һәм җырчыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Районның танылган артистлары – Яңа Атьял авыл мәдәният йортының «Чишмә» вокаль ансамбле һәм Аслана татар мәдәният үзәгенең «Тамаша» фольклор-этнография ансамбле коллективлары котлап, аларга иҗади озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык эшләрдә һәм башлангычларында уңышлар теләделәр, матур җырлар, биюләр башкардылар. Юбилярларның һәм тантана кунакларының якты чыгышы гадәти булмаган энергетикага бай булды, тамашачылар аларга кушылып җырладылар, түгәрәккә төшеп биеделәр. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында җырлар һәм дәртле такмаклар белән дәвам итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА