#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңыш векторлары

последние и лучшие новости искусства в мире

13-11Төмән районының Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә капиталь ремонттан соң «Үсеш ноктасы» үзәге түгәрәкләре һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте бүлекчәсенең «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге тәкъдим ителде. Шуны әйтергә кирәк: Шыкча мәктәбе базасында цифрлы һәм гуманитар профильле «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге 2019 елдан бирле эшли. Ул үзәк «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән.

Укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән, шул исәптән «Технология», «Мәгълүмат», «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметлары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Үзәк гомуммәдәни компетенцияләрне үстерү, цифрлы грамоталылык, шахмат белеме, проект эшчәнлеге, балаларның, педагогларның, ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади, социаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен иҗтимагый киңлек функциясен үти. Авыл җирлегенең һәм кече шәһәрләрнең гомуми белем бирү оешмалары базасында «Үсеш ноктасы» үзәкләре гомуми белем бирү сыйфатын яхшыртуга шартлар тудыру өчен, шул исәптән уку бүлмәләрен яңарту, заманча җиһазлар сатып алу, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының практик эчтәлеген киңәйтү исәбенә булдырыла.

Шыкча мәктәбенең өстәмә белем бирү педагоглары ата-аналарга кызыклы һәм локация тарафыннан әзерләнгән төрле түгәрәкләр тәкъдим иттеләр, дәресләрдә балаларның нәрсә белән һәм ничек шөгыльләнәчәген сөйләделәр һәм күрсәттеләр, балаларны кызыксынулары буенча түгәрәк сайларга чакырдылар. Алар:

1. «Очышларны программалаштыру». Әлеге түгәрәк җитәкчесе Гөлнара Ильиных: «Белем бирү процессының иң мөһим бурычларының берсе - укучыларда инженерларча фикерләшү, техник иҗатны үстерү. Ә программа хәзерге вакытта Россиядә нанотехнологияләр, механика, электроника һәм программалаштыру үсеше белән актуаль. Укучылар пилотсыз очу аппаратлары төзелеше белән танышачаклар, очуга өйрәнәчәкләр, аэрофотовидео төшерүләр алып барачаклар”, - дип таныштырды.

2. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яшь шахматчы» (укытучы Диана Кадырова), өлкән сыйныф укучылары өчен «Шахмат» (җитәкчесе Азат Әхсанов) түгәрәкләре оештырылды. Бала өчен бу шатлык китерә торган уен гына түгел, ә үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да, игътибарны, хыялны, хәтерне, фикерләүне, ихтыяр белән идарә итүнең башлангыч формаларын үстерә.

3. «Робототехника» (җитәкчесе Дамир Бегежанов) - баланың иҗади потенциалын, физик һәм акыл сәләтләрен үстерә. Белем бирү конструкторлары базасында укучылар конструкцияләргә, инструкция белән эшләргә, бер-берсе һәм укытучы белән аралашырга өйрәнәләр, вак моториканы үстерәләр.

4. «Кием-салымны конструкцияләү һәм модельләштерү» (җитәкчесе Римма Сабирова) түгәрәгендә укучылар кисү һәм тегү нигезләре белән танышалар

5. «Элмәк» (җитәкчесе Венера Калиева) энә белән бәйләргә өйрәнү иҗатына кызыксыну, эштә төгәллек, тырышлык, игътибарлылык, коллективта эшләү осталыгын тәрбияли, вак моториканы үстерә.

6. «Коткаручылар» (җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина). Әлеге түгәрәкнең социаль-педагогик юнәлеше - укучыларны кешенең саклау һәм куркынычсызлык нигезләрен өйрәнү һәм барлык күнекмәләрне гамәлдә куллана белүгә юнәлтелгән. Җитәкче билгеләп үткәнчә, балалар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән мәҗбүри рәвештә хезмәттәшлек итәчәк. Ата-аналар мөстәкыйль рәвештә манекенда кайбер коткару манипуляцияләрен үткәрә алдылар.

Шулай ук «Тимбилдинг: үз командаңны төзе» (җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина) темасына мастер-класс үткәрелде, анда ата-аналар командада үзара хезмәттәшлек итеп, үзләрен ярышларада сынадылар. «EV3 конструкторы белән эшләү» мастер-классында (җитәкчесе Дамир Бегежанов) ата-аналар конструктор белән эшләү технологияләре белән таныштылар. Шулай ук алар «28 элмәк» иҗат остаханәсендә катнаша алдылар (җитәкчесе Гөлшат Маняпова).

«Беренчеләр хәрәкәте» нең рәисе Гүзәл Зәйнуллина мәктәптә оештырылган төркем эше һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Хәрәкәтнең төп бурычы - мәктәп укучыларын тәрбияләү, балаларның гына түгел, ата-аналарның да төрле проектларда катнашулары хуплануы турында сөйләде. Хәрәкәт эшендә төп бурычлар булып 12 төрле тематик юнәлеш тора. Алар арасында: мәгариф, фән, хезмәт, мәдәният, волонтерлык, патриотизм һәм тарихи хәтер, шулай ук спорт, медиа, дипломатия, туризм, экология, сәламәт яшәү рәвеше.

13-12Гүзәл Зәйнуллина әйтүенчә, балалар «Беренчеләр хәрәкәте»нә аеруча теләп керәләр. Хәрәкәт вәкилләре мәктәптә беренчел бүлек булдырырга тәкъдим итеп һәм ул бертавыштан хупланган. Күптән түгел «Хәрәкәттә бул» темасы буенча җыелыш үткәрелгән, биредә укучылар Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең бурычлары, юнәлешләре, кыйммәтләре белән танышканнар, аның әгъзасы булу өчен тәртипләрен белгәннәр. Россия халыкларының мәдәниятен һәм кыйммәтләрен саклау кебек төшенчәләрнең нинди әһәмияткә ия булуы турында әңгәмә үткәрелгән.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836