Материалы

Туган телендә иҗат итүче шагыйрә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендәге себер татар язучылары берлеге рәисе Клара ханым Кучковская белән элекке танышлар булмасак та, хәзерге көндә тыгыз элемтәдә торабыз. Мин аның себер татар телдә язган шигырьләрен яратып һәм үз итеп укыйм. Аннан үрнәк алып, үз телен яратып, хөрмәт итеп иҗат итүче шәхесләрне тыңлап, үзем дә 3 китабымны себер татар телендә чыгардым. “Яңарыш”ка рәхмәт, “җитлеккәнен” дә, “җитлекмәгәнен” дә бастырырга тырышалар. Безнең күбебез әдәбият, шигърият белемен ишетмәгән-күрмәгән кешеләр. Шуның өчен кайсыбызга хикәя итеп язу кулай булмас идеме?

Клара Кучковская себер татар телендә язган күп кенә китаплар авторы. Миндә аның бүләк иткән “Цыйылмаган ацак”, “Әйткем киләте”, “Күңелемнән... шигырьләр” һәм “Туганнар” дигән хикәяләр җыентыгы бар.

Клара Кучковскаяның шигырьләрендә нинди генә тойгылар һәм кичерешләр юк! Бәхет һәм шатлык, сөенеч һәм көенеч, моң-сагыш, хисләр һәм назлар, уен һәм көлке, ирония, шаяру һәм тәнкыйть. Гади генә күренгән шигырьләрендә - никадәр мәгънә, киңәш, тәҗрибә, тирән эчтәлекле уй-фикерләр. Ул иҗатына яңа сүзләр дә кертә, димәк, бу - телне баетуга өлеш.

Мәсәлән, “пәгыт тигән йалтырак, кайгым үскән, уатылган өмөт, күңел аташты, эстәп килепте үлем, арыган пулыр төнйа, йасмышның көцө пөткән” кебек сүзләр үз урынында хәйран итәләр. Татар мәкальләрен оста куллана белә. “Йар пиргәнце, чан пир. Пестәй нимә пай пулгынцы, карт алаша тай пулган. Йомшак йәйеп, катты утыскан. Йыртык тишектән көлгәнтәй. Суңкы эшкә кар йауган”.

Үз телебезне белмәүгә ачынып, үрсәләнеп “Туган телебестә кәпләшәйегең” шигырендә болай дип яза:

Тыңнап утырам сүсегесне,
Күсемә киләте йәш;
Йат телтә телне мактайсыс,
Йөрәк түгел сестә – таш.

“Туган телем йасмышы” шигырендә:

Касер палага инәләр
Йат көйләрне көйләйте,
Ник тигәнтә үсләре тә
Туган телне пелмәйте.

Байтак шигырьләре ата-аналарга, туганнарга, олы яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәт турында язылган. Мәсәлән:

Түрт ишек пулыр, әй, әтәм,
Оцмакларның йулынта,
Өц ацкыц инәңтә пулыр,
Персе пулыр атаңта.

дип яза “Инәнең хакы” дигән шигырендә.

Көттө инә, кайтматылар,
Эстәте ул – тапматы.
Инәнең йөрәген өсөп,
Йел генә капка ацты.
(“Инәнең күсләре”).

Беренчеләрдән булып саналган себер татар шагыйре Булат Сөләймановның фанидан киткәч кенә танылуына, соңга калып кына бәяләнүенә ачынып Клара Кучковская “Пулатның уты” шигырендә болай дип яза:

Төрләп-төрләп алтыгыста
Йанкалы теләгәнтә,
“Мин - илемнең улы” тейеп
Горурланып сөйләгәнтә,
Перегес көлеп, перегес кургып.
Циттән карап тортогыс.
Касер инте ай-вай “йакын
Сес туслары” пултыгыс.

Өйтә түгел – йөрәкләртә
Катер тактаны кагайык.
Йертә түгел – йөрәкләртә
Пулатның утын йагайык.

Песнең туңкан йөрәкләртә
Пулатның уты йансын.
Иле пелән горурланкан
Тагын Пулат табылсын.

Яз, Клара! Тагы матур эчтәлекле, гыйбрәтле шигырьләреңне иҗат ит.

ЗИЛӘ, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума