#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтен гомерен татар мәгарифенә багышлаган галим

последние и лучшие новости искусства в мире

 22-7Клим Солтан улы Садыйков май аенда 82 яшен билгеләп үтте. Аны ихлас күңелдән, гомер бәйрәме белән якыннары, дуслары, студентлары, укучылары котладылар. Якташлары, аның белән горурланып, мәктәптә, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә, себер-татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларын искә алдылар. Изге гамәлләр, күркәм эшләр онытылмый, аның халкы өчен эшләгән эшләрен сөйләп бетерерлек түгел.

Клим Солтан улының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәрнең 17 нче мәктәбендә җитәкче булган чорында татар теле һәм әдәбият дәресләре уку планына кертелә, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә эшләгән елларында укытучының фәнен яраткан студентлары аның осталыгына сокланалар. Тәҗрибәсен, белемен яшь буынга тапшыра белгән Клим абыйларын бүген дә студентлары онытмый.

Шәһәрдә яшәүче күренекле шәхес, педагогик хезмәт ветераны, РСФРның мәгариф отличнигы, педагогика фәннәр кандидаты Клим Солтан улы күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшли. Хезмәт юлын Тубыл районы мәктәпләрендә башлый: Иштаман, Хуҗайлан, Сәет, Сатылган, Ермакова мәктәпләрендә укыта, Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтының татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасында эшләгән чорда кандидатлык диссертациясен дә яклый, доцент, энциклопедик фәннәр академиясе әгъза–корреспонденты, филология факультетының гыйльми советы әгъзасы, Тубылда татар милли-мәдәни автономиясен оештыручыларның берсе, автономия советы әгъзасы да. Ул гомер буе яшьләргә тәрбия һәм белем бирә. Клим Солтан улы Тубыл пединститутында халык педагогикасы, туган телне саклау кирәклеге темаларына мәкаләләр яза. Ул мәктәпләрдә татар теле, әдәбият укыту буенча күп публикацияләр һәм китапларның авторы, китаплары белән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулый. 2006 елны Сочида узган Бөтенроссия бәйгесендә «Татар милли мәктәбенең булачак укытучыларында этник педагогика мәдәнияте формалаштыру» дип исемләнгән фәнни китабы Лауреат дипломына лаек була. Фәнни хезмәтендә галим Себердә татар милли мәгарифе татар мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү тарихын яктырта.

Ветеран укытучы, галим Клим Садыйков лаеклы ялда булса да, ял итәргә вакыты юк. Ул Тубылда яшәүче җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең китапларын редакцияләп, аларны бастыруда ярдәм итә. Шәһәрнең «Сугыш балалары» иҗтимагый оешмасы рәисе, шәһәр ветераннар советының лекторлар төркеме әгъзасы, себер татар язучылар берлегенең Тубылдагы бүлекчәсе рәисе урынбасары да.

Хезмәт дәверендә эшчәнлеге өчен Клим Солтан улы мәгариф министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты грамотасы белән бүләкләнә; «Данлы хезмәт өчен В.И.Ленинның тууына 100ел», «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медале, хезмәт ветераны медале, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, юбилейлы даталар медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Татар мәдәниятен саклауда, үстерүдә дә күп көч куйган милләтпәрвәр шәхес себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшләгән чорында татар теле түгәрәкләрен алып баручы укытучыларга программалар әзерләүдә булышлык күрсәтә. Һәр эшне җентекләп өйрәнә, укытучыларга ярдәм итә. Татар мәдәнияте тормышында актив катнаша.

Сәләтле, күренекле шәхес «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлый, өлкә газетабыз «Яңарыш» белән күп еллар дус. Ул газетага үзе дә мәкаләләр яза, «Яңарыш»та чыккан һәрбер мәгълүматны укып бара.

Бүгенге көндә Клим Солтан улы тормыш иптәше, ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Рауза Җәлил кызы белән улларына, оныкларына сөенеп, уңышларына шатланып яшиләр. Аларның шәхси тормышы да яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836