Март 2023 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Ир-егетләр белән танышыр өчен иң яхшы көн – 24 нче февраль. Кырынган, тәмле хушбуй исләре килеп тора һәм яңа оекбаштан булалар.
* Бәйрәм алдыннан 22 нче февральдә ире үзенә оекбаш, кырынгыч, күбек сатып алып кайткач, хатыны аптырашта калган.
* Бүләк күтәреп килүче ирләр дә бар, үзләре бүләк булган ирләр дә бар...
* Әгәр ир-ат сезгә 5 март көнне бүләк бирә икән, димәк, сез – аның коллегасы.
* 6-7 март көннәрендә бүләк аласыз икән, димәк, сез – сөяркә.
* 8 мартта, сез – иң сөекле хатын-кыз.
* Әгәр бөтенләй бүләк булмаса, димәк, сез – аның хатыны.
* Хәтта иң гүзәл хатын-кыз да: «Мин алай ук матур түгел бугай», - дип пошынып куйгалый, ә менә үзе пеләш, үзе кечкенә, үзе капкорсаклы һәм кәкре аяклы ир дөньяда иң кәттә ир булуына аз гына да шикләнми.
* Әгәр ирең көн саен кырынудан, оекбашларын алмаштырудан туктаган, гафу үтенми һәм чәчәкләр бүләк итми башлаган икән, тынычлан: ул хәзер башы-аягы белән синеке!
Интернеттан