#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Салма суга яманлык

последние и лучшие новости искусства в мире

Елганың йомшак, талгын суына чуму белән, олысы булсын, кечесе булсын, балачактан таныш искиткеч ләззәт кичерә. Кемдер суда колач ярып каршы ярга хәтле йөзеп китә. Кемдер, эчкә кермичә, яр буеның сай җирендә чупырдап рәхәтләнә. Бала-чага дигәне чыркылдаша-чыркылдаша бер-берсенә су тамчысы чәчрәтеп уйный, шаяра, көлә… Ә бит су, дулкыннары астына яшереп, күпме сер саклый – үзенә генә билгеле...

Яр буенда үләндә кызынып яткан Рәмис кара күзлеген салды да, улын күздән яздырмаска теләп, тирә-ягына каранды. Авыл малайлары белән ярышып йөзгән Ленарын күреп тынычланды һәм суга сикерде. Кызу-кызу колач салып йөзгән ир берникадәр вакыттан каршы ярга якынлаша иде инде... Рәмис каршы ярга чыкты да, колагына кергән суны чыгарырга маташып, бер аягында мәзәк кенә сикергәләде. Аннары кояш җылыткан йомшак чирәмгә ауды. Бу ярдан буа өсте уч төбендәгедәй күренә. Әнә тегендәрәк Ленары бала-чагалар белән шаярыша. Шәһәрнең ыгы-зыгылы, тузанлы урамнарын калдырып, ял көнендә авылга кайта алуына Рәмис тагын бер кат сөенеп куйды. Эшеннән ычкына алуы да яхшы булды. Бәйдәге эттән бер дә ким түгел Рәмис эшендә. Беркем белмәгән, йорт-хуҗасыз сарбай хәленнән күпләр исәпләшкән авторитетлы бүре булып үсеп җитәргә еллар китте авыл малаена. Хәрби хезмәттән кайткан авыл малае башта гади эштә – сакта торды. Милек саклады. Укып, разрядлы булды, корал тотарга хокук алды. Аннары бригадир булып китте. Шәхси сакчы булып йөрде. Кирәкле кешеләр белән элемтә булдыра алды, ышанычка керде. Үзе кебек үсәргә омтылган берничә егет белән берлектә авторитетлы «хуҗа» табып, көчле «түбә» астына сыенып, милек, шәхес саклау буенча үз оешмасын ачу да җиңел булмады. Хезмәте таләп иткәнчә, «разборкага» да йөргән чаклары булды. Укырга һәвәслеге бик булмаса да, югары белем дә алырга туры килде...

Вакыты, эшенең тыгызлыгы белән исәпләшмичә, авылга ашкынуының сәбәбе юк түгел иде, әлбәттә. Шәһәрдә калган хатыны Элизага, улыбызга авылны күрсәтәсем килә дисә дә, төп сәбәбе ул түгел иде. Ундүрт яшьлек Ленары әтисеннән башка да дәү әнисенә теләгән вакытта кайта ала, күпме кирәк, шулхәтле авылда рәхәтләнә ала. Аның әле вакыты күп чагы, ваемсыз чагы. Ә менә Рәмискә, җәенә бер кат булса да эшеннән ычкынып, авылда күренеп килергә кирәк. Менә мин, дип күкрәк киереп йөрмәсә дә, аның үз-үзен күрсәтәсе бик тә килә. Авылдашлары, бергә укыган яшьтәшләре аның кемлеген белми түгел. Бүген зур кеше – авылның кичәге башкисәр малае белән һәркем кул биреп күрешергә, аның күзенә чалынырга тырыша. Тирә-яктагы танышлары Рәмис белән танышлыкларына горурланалар. Хәтта кайчандыр аны күрәлмәгән мәктәп директорына хәтле, эшләпәсен күтәрә төшеп, хөрмәт белән исәнләшә...

Авылга күренеп килү теләгенең сәбәбе дә җиргә ябышып яткан шушы яшьтәшләре, балачак дуслары алдында масаю түгел. Төп сәбәбен Рәмис үзе генә белә. Үзенә авыз ачып карап калган вак-төякләргә түгел, ә тик Берәүгә күренер өчен кайта Рәмис авылга. Бәлки, җанына оялаган тәкәбберлегенә буйсынуыдыр, бәлки, ул Берәүне оныта алмавыдыр... Ә чынлыкта, үз-үзен күрсәтүдән дә бигрәк, үкенү күрәсе килә Нәзимәнең күзләрендә. Үсә-үскәннән башлап Рәмис Нәзимәне ошата килде. Ике сыйныфка түбәнрәк укыган кызчыкны тәнәфестә чәченнән тартып елата иде. Аннары мәктәптән кайтканда таудан утырып шуарга үзенең букчасын бирә башлады. Сугыш чукмарларыннан аралаган чагы да булды. Хәер, ул үзе иң усал сугыш чукмарларыннан санала иде. Бәләкәйдән кемгәдер буйсынуны түбәнгә күрде, киресенчә, күпләрне үзенә буйсындыра килде. Тик менә бу кечкенә буйлы, шомырт күзле кызчык кына аңа баш ияргә теләмәде. Үзе белән уйнамаганы өчен Рәмиснең Нәзимәне тотып тукмыйсы килгән чаклары булды. Ә бервакыт, Нәзимә абыйсы белән кинодан кайтканда, кызны озатырга комачаулаган яшьтәшен кыйнап, Рәмис канауга сыдырган иде. Рәмис аңа тартылган саен, кыз нигәдер егеттән ныграк читләшә барды. Мөлдерәмә тулы авыр бидрәләрен күтәреп судан менгән кыз аның ярдәменнән баш тарткач, Рәмис, ачуланып, ике чиләкне дә тибеп еккан иде. Башка теләгән бер кызны озата алган, үзенә карата алган Рәмис Нәзимә белән һич тә уртак тел таба алмады. Хәрби хезмәттән хәтта хатлар да язып карады. Тик бер хатына да җавап алмады. Бу хәтле баш бирмәс кызның үҗәтлеген сындыру теләге Рәмискә һич тә тынычлык бирмәде. Хәтта, көчләп, үзенеке итү кебек гамәлдән дә тартынмады Рәмис. Кичен елга буеннан казлар куып менгән кызны аулакка, таллыкка сөйрәде һәм шашып үбә, коча башлады. Нәзимә көче җиткәнчә каршы торды: кычкырды, тешләште, елады. Үзенең кара эшен инде кылам дигәндә генә Нәзимә, Рәмиснең бер кулын ычкындырудан файдаланып, ничектер, тезе белән егетнең иң авырткан, иң җайсыз җиренә тибә алды. Бөгелеп төшкән Рәмис астыннан шуып чыкты да үләндә яткан егеткә саллы итеп, ачуланып, бар көче белән типте һәм өенә йөгерде. Кызганычкамы, түгелме, Рәмиснең кыздан җиңелүе бер тапкыр гына булмады. Авыл егетләре белән кичкырын шушы буа буенда кәеф-сафа корып утырганда, Рәмис сукмактан үзләренә якынлашып килүче парны шәйләп алды. Кичке эңгер-меңгердә башкалар егет белән кызны башта танымады, ә Рәмис үзәгенә кадалган «шырпысын» шәүләсеннән үк таныды. Кем дисәң, биленә егет кулы салдырып Нәзимә килеп ята! Егете дә әллә кем түгел! Түбән оч Шакир! Нәзимәнең классташы! Нәзимә кичке караңгыда алда утырган егетләр төркемен, уртадагы Рәмисне шәйләгәндә соң иде инде. Егет белән кыз бер-берсенә карашып алдылар да туктап калдылар. Нәзимә белән Шакир кире борылып китәргә җыенганда, Рәмис, сугышырга җиң сызганып, алар янына килеп җиткән иде инде. Үзенеке санаган кызның биленә кул салырга базнат иткән Шакирга саллы гына берне тондырды тондыруын Рәмис. Тәмләп сугышырга егетләр ирек бирмәделәр, араладылар. Шулай да Рәмис ачуыннан Шакирны бар көченә этеп суга төшерә алды. Теге чыгарга маташкан арада бушаган сыра шешәләрен бер-берсенә сугып вата-вата, пыяла ватыкларын Шакирның аяк астына ташлый торды. Җиңелчә генә аяк киеме кигән Шакир, пыялага басарга куркып, ярга якын килә алмады. Ә ярда Нәзимә ачыргаланып кычкырды һәм Рәмиснең кулына ябышты: «Нишлисең син ә, ерткыч?!» Башка чара калмагач, Шакир киемле килеш әкрен генә каршы ярга йөзеп китте. Ә Нәзимә буа тирәли аның янына йөгерде. Икенче көнне, бала-чага киселмәсен өчен, атасының калын табанлы кирза итеген кигән Нәзимә буаны пыяладан бераз тазартып та йөргән иде. Аулакта очратып, Рәмис Шакирны кыйнап та карады. Чиген, маңка малай, артка, кыз минеке булырга тиеш! Тик Нәзимә барыбер шул үзе өчен кыйналган-тукмалган, тик аңардан баш тартмаган егеткә тормышка чыкты. Иртә кавышуларын да Рәмис үзеннән котылу чарасы итеп күрде. Ир хатынына бәйләнә алмаган Рәмиснең мин-минле күңелендә җиңүче тантанасы түгел, гомергә үтмәслек җиңелүче ачысы калды.

Менә шул үкенече калды Рәмиснең – Нәзимәне үзенеке итә алмады! Инде килеп, зур кеше булгач, байлыгы хәттин ашкач, башын күккә терәп йөри башлагач, Рәмис Нәзимәнең үкенүен бик тә тели. Нигә аныкы булмадым икән, дигән гомерлек газапта януын тели! Соңлап булса да җиңәсе килә аны Рәмиснең. Соң инде, бик соң – Рәмис, өйләнеп, улын үстерә, ә Нәзимә, аннан да алда тормышка чыгып, ике кыз, бер малай анасы булды. Шулай булса да, соң булса да, җиңүче булып каласы килә Рәмиснең! Затлы машиналарда йөргән, муенына калын алтын чылбырлар таккан ир, үзенең бар яктан да уңышлы тормышын күрсәтеп, авылның гадидән-гади дөньясында яшәп яткан Нәзимәнең соңлап булса да нидер аңлавын, үкенүен көтә. Тик тегесенә Рәмис әллә бар, әллә юк! Мал тотып, тирес иснәп яшим дими, Рәмискә текәлеп, сокланып карамыйча башын төз тотып уза да китә. Исең китәр, ачу тотмавымы, битарафлыгымы, хәтта сәлам дә беренче булып бирә! Рәмиснең аңа яшерен хыялларын ачасы килә. Минеке булсаң, берни жәлләмәс идем синең өчен, Нәзимә! Телисең икән, бүгеннән синең исемеңә фатир сатып алам! Телисең икән, балаларың белән алып китәм! Ә Нәзимә аның барлыгы-юклыгы белән дә кызыксынмый, балалары, ире белән көлешә-елмая уза да китә. Ә аларга карап, Рәмис үзенекен уйлый: чибәрдән-чибәр, тик таштан да салкын хатыны Элиза белән кайчан ихлас көлешеп сөйләшкәннәре бар аларның? Бар нәрсәләре дә бар, дөньялары җитеш, ә мәхәббәт юк аларның арасында! Рәмис белә – бүгенге көндә аларны уллары Ленар гына тота. Нәзимәгә тойган хисләрен дә Рәмис ничек атарга белми. Җавапсыз мәхәббәтме бу, һаман үтә белмәгән балачак мавыгуымы? Шунысы гына хак Рәмискә – Нәзимәне белә белгәннән бирле аңа гына күңеле тартыла, аны гына күрәсе килә, җанны аңа гына бушатасы килә...

Мәктәптә укытучы булып эшләгән ире, өч баласы белән авылның гади генә йортында мал тотып, бакча карап яшәп бәхетле булуы мөмкинмени – бу Рәмиснең башына сыймый.

Үзе дә әллә кем түгел – бары тик китпханәдә китап тарата. Шулмы инде бәхет? Авылны макта, шәһәрдә тор! Район үзәгенә барып кайтуларын санамаганда, башка җиргә чыкканнары да юктыр. Ә Рәмис бүген теләсә бүген җир шарының һәркайсы почмагын урап кайта ала. Аның теләсә кемне сатып алырлык мөмкинчелеге бар. Ә менә шушы үҗәт хатынны тәки сатып та ала алмады, үзенеке дә итә алмады, үз ирегенә дә буйсындыралмады. Үзен түгел, ә Рәмисне гомерлек үкенечкә салды түгелме соң Нәзимә?

...Яр буенда истәлекләргә бирелеп онытылып яткан Рәмиснең уйларын ачыргаланып кычкырган тавыш бүлде. Текә ярдан сикергән Ленар, кайчандыр атасы салган пыялаларга аягын кисеп, гомерлек гарип булып калырлык авыр, тирән яра алган иде...

Физалия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836