Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истәлекле фоторәсем

последние и лучшие новости искусства в мире

21-7Бу рәсем Аслана мәктәбенең тарихы белән бәйле. Фоторәсемдә унынчы класста укучы кызлар 1952 нче елның 2 нче апрелендә төшкәннәр. Кемнәр соң ул фоторәсемдәге кызлар?

Ямбай авылыннан Тәския Гобәйдуллина, Динара Фәйзуллина, Хәмидә Сәфәрова, Куликтан – Мәүлидә Ваһапова, Рәйханә Магжанова, Шыкчадан - Наҗия Агунова, Диләрә Алишкина, Фәүзия Моратова, Кортъегәннән – Әминә Алимбаева, Сәелдән – Фәйрүзә Латыйпова.

Апаларның күбесе 1954 елда Тубыл укытучылар институтын тәмамлап, төрле өлкә мәктәпләренә юллама белән эшкә киткәннәр.

Динара апа Фәйзуллина бер ел Мордовиядә укытып кайткач, озак еллар Киндерле мәктәбендә укыткан. «Яңарыш»та чыккан (22.10.2010 ел) Мөнирә Калиеваның мәкаләсендә шундый юллар бар.

«Динара апа Хәбибуллина Киндерле мәктәбендә (1962 нче ел) биология укытучысы булып эшли башлый. Аның җитәкчелегендә зур мәктәп бакчасы барлыкка килә: күпме көч түккәнен апа үзе генә белә. Авыл халкының исен алып яңадан-яңа сорт яшелчә орлыклары алып кайтып, мул итеп уңыш ала. Күпме балаларны ул җирдә эшләргә, табигать яратырга, аны сакларга өйрәтте. Динара апа немец теле укытучысы да иде, күп еллар интернатта тәрбияче дә булды. Авыр булганда булышты, йомшак карашын жәлләмәде». Мөнирә апа Динара апаның эшенә югары бәя бирә. «Динара апаны күргәнем юк, ләкин аны «Яңарыш» газетасы аша яхшы беләм, мәкаләләрен һәрвакыт укып барам.

Аслана мәктәбенең тарихын өйрәнүче, мәктәп турында ике китап авторы буларак, Динара апага Асланада укыган чаклары турында сорап хат яздым. Ул минем сорауларыма җавап язды. Мең рәхмәт аңа».

Динара апаның хатыннан газета укучыларына бер өзекне тәкъдим итәм.

«Без мәктәп янындагы интернатта яшәдек. Каникулларда гына авылыбызга кайтып китә идек. Һәр атнаның шимбәсендә мәктәптә танцылар оештырдык. Гармунчыларыбыз Рәис Садыйков, Фәйзрахман Кармышаков, Фәйзи Әйтбаков иде. Авыл егетләре дә кичәгә килгәләделәр. Күңелле, үзара тату яшәдек. Кышка үзебезгә азык әзерләү өчен көзен авыл халкына бәрәңге казыдык. Кирәк вакыт бәрәңгене барып ала идек. Авыл кешеләренең мунчаларына ягып, мунча кердек. Кухнядагы плитәдә берләшеп тә, аерым да үзебез пешереп ашадык. Кулик кызлары Мәүлидә Ваһапова, Мәүлидә Хәйруллина, Рәйханә Магжанова алып килгән ризыклары белән безне сыйлый иделәр. Соңгы елны ерактан килгән укучыларга икмәк пешереп саттылар».

Динара апаның авылдашлары Хәмидә апа белән Тәския апа да озак еллар мәктәптә укытканнар. Хәмидә апа 33 ел туган авылында укытса, Тәския апа Түбән Тәүде районындагы Тарман мәктәбендә укыткан. Соңыннан, лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайткан.

Фәүзия апа Моратованы мин беләм. Чөнки ул 1958-1960 елларда Аслана мәктәбендә пионервожатый булды, татар теле дәресләрен укытты. Мин 1959 нчы елда Аслана мәктәбен тәмамладым һәм 1960 елда мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләп киттем.

Асланадан киткәч, Фәүзия апа Фәйзуллина Югары Егәнле, Муллаш, Талымхан, Ямбай мәктәпләрендә укыта. «Аслана мәктәбе» китабымда Фәүзия апа турында мәгълүмат бар.

Диләрә апа Алишкина (Кәримова) институтны тәмамлагач, Тубылда 50 нче балалар йортында тәрбияче була. 1961-1963 нче елларда Тубыл педучилищесында татар телен укыта, 20 елдан артык Тубыл район мәгариф бүлегендә милли мәктәпләр буенча методист була. Ул РСФСРның мәгариф отличнигы, «Хезмәт ветераны» медален ала.

Авылдашыбыз Мәүлидә апа Ваһапова хатыннан бер өзек китерәм. «Аслана мәктәбенә укырга бик күбәү йөрдек. Сугыштан соңгы бик авыр еллар иде. Ашарга, эчәргә, кияргә юк. Аслана авылы утынсыз җиргә урнашкан. Мәктәптән чыккач, тирәк башларын кыркып, утын әзерләдек. Әтиләр сыер җигеп, берәр чана утын алып баралар иде. Кырыклап бала йөрдек Асланага укырга. Шуларның күбесе урта белем ала алмады. Ә без – мин, Рәйханә, Мәүлидә Хәйруллина, Разия Сәләмова, Әмир Ибраһимов урта мәктәпне тәмамладык. Мәүлидә белән Әмир Төмән укытучылар институтын бетереп, физика, математика фәннәрен укыттылар. Мәүлидә – Атьялда, Әмир – Асланада. Разия Сәләмова Тубылда пединститутны тәмамлап, өлкәнең төрле мәктәпләрендә укытты.

Язгы су ташканда, без туган авылыбызга кайта алмый идек. Асланада бәрәңге бакчалары казып, ләпәтәй пешереп ашадык. Шулай ачлы-туклы яшәсәк тә, күңелебез көр иде.

Тугызынчы класста укыганда мәктәп янына торак йорт салдылар, шунда яши башладык. Сигезенче класста укырга Ямбай, Шыкча, Манат, Турай, Тархан, Кортъегән, Бурбар, Карбан, Исәт, Сәел, Тәрсәк, Атьял һәм башка авыллардан килделәр.

Мәктәпне тәмамлагач, Рәйханә дустым белән Тубыл пединститутының татар бүлегенә укырга кердек. Укуны бетергәч, мине Вагай районының Рәнчек мәктәбенә җибәрделәр.

Мәүлидә апа Сәитова Рәнчек мәктәбендә алты ел эшләгәч, Ялутор районының Тәрсәк мәктәбендә укыта. Авыл бетү сәбәпле, 1970 елны Төмән районының Талымхан мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Апам Рәйханәне Курган өлкәсенә җибәрәләр. Ул Шадринск районы, Эчкен (Юлдус) авыл мәктәбендә татар теле, әдәбияты, тарих фәннәрен укыта. Берничә ел башлангыч класс балаларына белем бирә.

Әминә апа Алимбаеваны эшкә Омск өлкәсенә җибәрәләр. Анда берничә ел эшләгәннән соң, туган авылына кайта. Озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Әминә апа белән күп тапкыр укытучылар конференциясендә очрашырга туры килде. Мөлаем, ягымлы, ихтирамлы апа булып күңелемдә саклана.

Фәйрүзә апа Латыйпова институтны тәмамлагач, Исәт районының Югары Егәнле мәктәбендә укыта.

Наҗия Агунова, Рәйсә Алеева, Сара Рәхимова апалар турында миндә мәгълүмат юк.

Апаларның күбесе инде мәрхүмәләр. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын.

Рафаил МАГЖАНОВ,
Ялутор районы, Аслана авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836