#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән татар мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

9-919 февраль көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә, шәһәр милли-мәдәни автономияләре ярдәме белән XXIII нче шәһәр һәм XXXII өлкә «Таң йолдызы» төрки телле халыклар фестивале белән XIII нче «Халык сәнгате» өлкә бәйгесе узды.

Бинаның икенче катында декоратив-кулланма сәнгате номинациясендә катнашучыларның иҗат җимешләреннән күз явын алырлык күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Биредә нинди генә картиналар, сыннар, уенчыклар, композицияләр күрсәтелмәгән!

9-10Чара «Таң йолдызы» балалар бәйгесе белән ачылды. Аны мәдәният үзәге Ринат Гарифуллин югары дәрәҗәдә алып барды. Сәхнәгә бер-бер артлы татар мәдәният үзәге, «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йорты, «Этнос» балалар үзәге, 52 нче Кырынкүл мәктәбе, шулай ук шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән килгән балалар чыгып, үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның чыгышларына ике төрле жюри бәя бирде. «Таң йолдызы» шәһәр бәйгесен - татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, күренекле педагог-хореограф Гөлнур Сафина, өлкә себер татар язучылар союзы рәисе Клара Кучковская, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, РФнең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре, профессор Татьяна Жданова, 9-8Төмән дәүләт университетының сәнгать кафедрасы доценты, рәссам Ольга Бакиева, ә өлкә бәйгеләрен - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев, Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов, күренекле композитор Әмир Хәлидов, Төмән районы автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова бәяләделәр. Чыгыш ясаучылар 5 номинация – җыр, бию, уен коралларында уйнау, нәфис сүз остасы, фольклор буенча көч сынаштылар. Алтмышка якын чыгыш карап, жюри әгъзалары иң-иңнәрен сайладылар. 1 урынга Аделина Ибәтуллина, Рәмзил Сабиров, Мәдинә Умарова, Ульяна Угрынив, Рузанна Садыйкова, Шакирә Шәрәфетдинова, Азалия Умитбаева, Оксана Хәсәнова, Фатыйма Гөләхмәдова һәм «Әпипә» (җитәкчесе Екатерина Володина) уен корал, «Балапандар» (Азиза Аугалитева) бию, «Йолдызлык» (Кристина Тонко) җыр ансамбльләре чыктылар. Декоратив-кулланма сәнгате жанры буенча 1 урынны Амилла Зәйниева һәм Мәрьям Мөхәмәдшина (Гөлнәзирә Мөстәкыймова), Ирина Кокорина (Вәлимә Нәбиева) алдылар. Гран-прига Диана Смоян, «Аккош» бию (Екатерина Харламова), «Вак бәлеш» (Ислам Сафин) фольклор ансамбльләре, «Арт-макет» (Татьяна Пелевина) төркеме лаек булдылар.

9-14Быел «Халык сәнгате» бәйгесендә катнашучылар саны аз булды. Жюри әгъзалары 16 номер карап, шуларның 14ен өлкә бәйгесенең гала-концертына кандидат итеп билгеләделәр. Алар арасында тамашачылар мәхәббәтен яулаганнары: җырчыларыбыз - Зәлия Шаморатова белән Зөһрә Аптрасакова (җитәкчеләре Җәмилә Мирасова), Кристина Тонко, Наилә Габдуллина, Римма Хәйруллина, Гөлфия Левкова уен-коралларында оста уйнаучылар – Ислам Сафин, Мәүлидә Хәйруллина, Ришат Акбалин, биюче - Айгөл Акбалина һәм «Умай», «Әмәл» (Әбүзәр Миңнебаев) фольклор, «Сүнмәс хисләр» (Әхтәм Назыров) җыр ансамбльләре булдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836