#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

80 елга якын хәбәрсез

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы, Киндерледән авылдаш Насыйбулла абый Әлмөхәммәтов: «Олы улым Рөстәм интернетта төрле сайтларга кереп, 1942 елны Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтинең бертуган абыйсын эзләп тапты. Авылга кайтсаң, очрашып моның турында сөйләшер идек», - дип телефоннан шалтыратты.

Киндерледә Әлмөхәм-мәтовларның йортларына килдем. Насыйбулла абый белән тормыш иптәше Фәния апа хуш күреп каршы алдылар.

Әти абыйсының бервакыт хәбәре булыр дип гомере буена көтеп яшәде. Аны эзләп табарга улыма язган икән. Абый – Талиргас Әбделхалик улы Әлмөхәммәтов 1913 елны Төмән районы, Талымхан авылында туган. Сугышта рядовой дәрәҗәсендә 1942 елның 17 октябрендә һәлак булган. Калинин өлкәсенең Зубцовск районы, Болтино авылында күмелгән.

«Кызылармияче Талиргас Әлмөхәммәтов - 7 рота 3 батальон 531 укчы полкы 164 укчы дивизиясенең мина китереп торучысы, партиясез, моңа кадәр бүләкләнмәгән, Омск өлкәсе Төмән хәрби комиссариатыннан 1942 елның 10 февралендә сугышка алынган.

Дүртеннән бишенче август төнендә 3 нче батальон һөҗүмне Слобцово авылына юнәлтә. Көчле миномет ут белән дошман безнең пехотаны ятарга мәҗбүр итә, торырга мөмкинлек бирми. Уңай минометны туры китереп, кызылармияче Әлмөхәммәтов үз бүлеге солдатларын үзенең артыннан ияртеп, беренче булып һөҗүмгә ташлана. Чиктәге өйләрдәге фашистларны юк итәләр. Батальонның һөҗүме Слобцово авылын дошманнан азат итү белән тәмамлана.

Талиргас Әлмөхәммәтов «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителә. 531 укчы полк майоры Довгаль», дип язылган бүләкләнү битендә. Әти мәрхүм исән булса, бу батырлыкны ишетеп нык шатланыр, горурланыр иде. Талиргас абыйның күп урында исем-фамилиясе бозып язылган, шуңа күрә без аны озак еллар таба алмаганбыз, элек интернет та булмаган. Ниһаять, 80 елга якын вакыттан соң солдат туганнары янына «кайтты».

Фатыйма апакауның ире Закир Айтумбитов Төмәндә госпатальдә каты яралардан үлгән. Төмәннең Хәтер исемлегендә аның фамилиясе нигәдер юк», - дип сөйләде Насыйбулла Абуталип улы.

Абуталип абый белән Сөярбикә апа акыллы 8 бала үстерделәр. Алар авылда ихтирамга лаеклы үрнәк гаилә иде. Кешелекле, пөхтә, гади, тырышлар. Сөярбикә апа 2001, Абуталип абый 2002 елларда бакыйга күчтеләр.

Насыйбулла абый белән Фәния апа озак еллар Төмәндә яшәп ике ул, бер кыз тәрбияләделәр, хәзер 7 оныклары бар. Балаларны урнаштырып, лаеклы ялга чыккач, авылда йорт сатып алып туган җиргә яшәргә кайттылар. Алардан әти-әниләре, туганнары турында сораштым.

– Әти – Абуталип Әбделхалик улы 1926 елны Талымхан авылында туган. Сугыш чорында Кемерово өлкәсе Анжеро-Судженская күмер шахтасында хезмәт армиясендә булган. 1957 елдан Киндерледә колхозда терлекче булып эшли башлаган, 1986 елда лаеклы ялга чыкты. 29 ел бер җирдә хезмәт стажы туплаган. «Большевик» колхозының иң көчле елларында эшләде. Гел алдынгылардан булды, медальләр, билгеләр белән бүләкләнде. Иң кадерлесе - «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале. Әти тыныч, юаш, кешегә һичкайчан тавыш күтәрмәс, гадел, юмарт кеше иде. Хатын-кызларны ихтирам итте, балаларны яратты. Аракы эчү, гайбәт белән булынмады. Без, 8 бала, бәхетле атмосферада үстек. Бездә гел кеше иде, өебез бала-чага тавышыннан гөрләп торды. Әни – Сөярбикә Юлдаш кызы 1926 елгы, тыл хезмәтчәне. Ул җирле себер татары. Әнисе бик иртә, әтисе сугышта үлә. 14 яшеннән энесе Әсхәт, сеңлесе Нәкыйбәне балалар йортына бирдерми, үзе тәрбияли. Әни сабыр, нечкә күңелле, кунакчыл, аш-суга оста хатын-кыз иде. Нәкыйбә апа яшьли берсеннән-берсе кечкенә 7 бала белән тол калгач, әти белән әни сабыйларын үстерештеләр.

Безне укыттылар, һәрберебез алган һөнәребез буенча эшләдек. Булат энем 5 ел Германиядә хәрби хезмәтен үтәде, - дип сөйләде Насыйбулла абый.

Фәния Карибулла кызы Бухаринда туып-үскән.

- Әти – Карибулла Әскәр улы Шәрипов 1930 елгы, әни – Фәһимә Кадыйрҗан кызы 1933 елгы. Әнинең әтисе – Кадыйрҗан Мөхәммәтов сугышта хәбәрсез югалган. Бухаринда төп йортыбызда янгын чыгып, фоторәсеме дә калмаган. Әти белән әни 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Гомерләре буе колхозда тырыш хезмәт башкардылар. Пенсиягә чыккач Төмәнгә күченделәр, әти яныбыздан мәңгелеккә китте. Әнигә хәзер 89 яшь, Тараскүлдә яши. Барыбыз да җыелышып янына сагынып кайтабыз. Тыйнак, сабыр, мәрхәмәтле әнигә һәм гадел әтигә Илгиз энем Әфган сугышында интернациональ бурычын үтәгәндә ут йотып яшәргә туры килде. Әни безгә борчуларын күрсәтмәскә тырышты, ләкин ниләр кичергәнен аңлый идек. Аллаһы Тәгалә рәхмәте, Илгиз энем шушы сугыштан исән-имин кайтты, - дип сөйләде Фәния апа.

Фәния Карибулла кызының энесе – Илгиз Шәрипов чик буе гаскәрләренең запастагы капитаны, Әфган сугышы ветераны, очучы, 20 елга якын җәмәгать эшендә актив катнаша. «Кызыл байрак ордены», «Кызыл Йолдыз ордены», «Батырлык өчен» медале, II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены белән бүләкләнгән.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836