#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл яңалыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

43-3Шестовое авыл җирлеге территориясендә алты торак пункт бар, шул исәптәге Юрмы – Пайма күле ярында Вагай һәм Яркәү районнары чигендә урнашкан матур авыл. Бүген бу авылда барысы да үзгәрә, цивилизация килә. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Азисов шул яңалыклар белән уртаклашты.

Гомер буе юрмылылар юлсызлыктан интектеләр. Яңгырдан соң грунт юлларында тракторлар да йөри алмый иде. Икмәк, почта, азык-төлек китерү зур проблема булды. Бу авылда яшәүчеләр үз машиналарын Шестовое авылында калдырдылар. Автобус көз-язгы чорда Юрмыга сирәк керә иде.

Ә бит юл - ул тормыш. Бүген юрмылылар авылга кадәр җиткән вак таш түшәлгән юлга сөенеп туя алмый. Ул Әшле авылы ягына да дәвам ителде. Янеккә таба да ремонт бара. Автомобиль хәрәкәте җанланды.

Тагын да Юрмыда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Территориядә ашыгыч ярдәм автомобиле бар. Киләсе елда Шестовое авылында да шундый ук ФАПны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе акрынлап хәл ителә. Юрмы һәм Әшле авылларында су алу башнясы төзелде. Яңа скважинаны быел Шестовое авылында бораулаячаклар, анда киләчәктә яңа су башнясы калкып чыгар. Юрмыда су чистарту җайланмасы эшләтеп җибәрелде. Бу ике авылда чиста су павильоннары эшли. Үз йортларына су кертергә теләүчеләр мондый мөмкинлекне алдылар.

Һәр авылда йорт хуҗалары үз территорияләрен тәртипкә китерәләр. Авыл җирлеге буенча 26 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган, шул исәптән Әшледә - 5, Юрмыда – 12, Шестовоеда – 9. Яшь гаиләләр, өлкә ташламалы программаларыннан файдаланып, яңа йортлар төзиләр. Урамнарны яктырту, элемтә белән проблемалар юк. Мәктәпләр һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары яхшы хәлдә.

43-4Юрмыда ирекле янгын сүндерү командасы постын ачу хәбәре бөтен өлкәгә таралган иде. Якындагы пост 30 км ераклыкта, Ушаково авылында урнашкан. «Халык бу мәсьәләгә җаваплы карады. Читтә яшәгән юрмылылар: Илсур Гайсин, Рушан Сафиуллин, Таштимир Фәтхуллин спонсорлар булдылар, акчалата булыштылар. Төмәннән төзелеш материалларын Ривал Сибгатуллин, Гайдар Биктимиров алып килделәр. Гараж, эшләүчеләргә ял бүлмәсе кирәк әле. Төзелеш эшләрен авылдашларыбыз Фәнис Имәнгулов, Айвар Аитов, Дамир Измайлов, Динар Сәитов һәм Самат Фәйзуллин алып бара. Алар янгын сүндерүчеләр булып эшләячәк. Барлык эшләр дә бушлай диярлек башкарылган. Бушлай ярдәм итүчеләргә, халык иминлеге өчен җан атып торучыларга рәхмәт», - дип сөйли җирлек башлыгы. Пост өчен автомобильне Первомайский янгын постыннан алдылар, аларга күптән түгел яңа машина бүлеп бирелгән иде.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836