Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл фельдшеры

последние и лучшие новости искусства в мире

39-16Яшь белгеч Эльза Ишмөхәммәтова Тубыл районы, Дегтярево авылы фельдшер акушер пунктында эшли башлагач, әйтерсең, авылга җан керде. Ярты ел эчендә 2007 елда булдырылган модульле ФАП тирәсе матурланып, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде, ишегалдында килүчеләр өчен уңайлы эскәмияләр булдырылды. Үз вазифасына зур җаваплык белән караган фельдшер авыл хакимият башлыгы белән дә уртак тел тапты. Чөнки эшләргә теләге зур булган яшь белгечнең киләчәккә планнары күп һәм реаль.

Кичектермичә Галина Богданова белән модульле бинаны зурайту, анда уңай шартлар тудыру, пациентлар өчен көтү урыны булдыру, кабул итү бүлмәләрен уңайлы итү турында сөйләштеләр. Хакимият башлыгы яшь, белемле табибның эше белән бик канәгать. Чөнки моңа кадәр авылда фельдшер булмау мәсьәләсе озак вакытлар кискен хәлдә торды.

Эльза Ишмөхәммәтова В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина көллиятен уңышлы тәмамлап, белгечлеге буенча Төмән шәһәренә эшләргә китә. Тик бераздан, авыл җирендә туган кызга шәһәр ыгы-зыгысы ошамый башлый. Озак уйламыйча, ул гаиләсе белән килешеп, Дегтярево авылына күчеп киләләр.

- Тумышым белән мин Яркәү районыннан. Шәһәр тормышы авыл җиренең миңа ни дәрәҗәдә якын булуын күрсәтте. Бу хис безне авылга күчеп килергә мәҗбүр итте дә инде. Биредә яшәү өчен барысы да бар: саф һава, мәктәп, балалар бакчасы, эш урыным – һәм барысы да янәшәдә, - дип әйтә Эльза Ишмөхәммәтова.

Яңа фельдшерны авыл халкы бик җылы кабул итә. Гадәттә, еш кына аңа ярдәм сорап авыл хакимиятенә караган 5 авылдан өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итәләр. Биредә барлыгы 404 кешегә хезмәт күрсәтелә, шуларның 103е - балалар. Быел Дегтярево җирлегендә ике сабый дөньяга килгән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - кан басымы югары булудан җәфа чигүчеләр. Дәвалау чаралары арасында коронавируска каршы прививка ясау кампаниясе өстенлек ала. Фельдшер сөйләвенчә, массакүләм вакцинация башлану белән апрель-май айларында халык бердәм рәвештә вакцинацияләнгән. Бүгенге көндә чират сизелерлек кимегән. «Хәзер дә вакцинацияләү әйбәт бара, инде башта моңа шикләнеп караган кешеләр киләләр. Без, әлбәттә, алар белән сөйләшеп аңлатабыз, ышандырабыз һәм алар прививка куйдырырга үзләре теләк белдерәләр. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең яртысына якыны прививка куйдырды», - дип өстәде Эльза Ишмөхәммәтова.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836