#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта

последние и лучшие новости искусства в мире

43-2Тубыл шәһәрендә яңа дөнья күргән «Истәлекләрем» дигән китапның авторы - Рәүфә Айданова. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков редакторлыгында чыккан китапта Рәүфә апаның тормыш юлы тасвирланган. Аның хатирәләре әти-әнисе, шәхси тормышы, якын туганнарына һәм балаларына багышланган. Биредә шулай ук Уват районының Өге авылында гомер кичерүче Рәүфә Чәлил кызы сугыш чорында һәм сугыштан соң авыр елларда фермада, ”Лесохим” оешмасында төрле ирләр эшли торган авыр эшләр башкарганы тасвирлана. Кереш сүзен Рәүфә апаның бертуган сеңлесе, халык мәгарифе отличнигы Рауза Садыйкова язган. Ул: ”Апам 13 яшеннән “Лесохим”да күлә суга, соңрак фермада сыер савучы булып эшләде. Һәрвакыт беренче урында булып “Социалистик ярышлар җиңүчесе”, “Җитештерү алдынгылары” билгеләре белән бүләкләнде. Исеме Уват районы “Мактау китабы”на, “Өлкәнең алтын исемнәре” китабына кертелде.

Ул 1 нче, 2 нче дәрәҗәдәге “Ана медальләре” белән бүләкләнде, берничә мәртәбә авыл советы депутаты итеп сайланды, гел алгы сафта булды. Тырыш, хезмәт сөйгән, инсафлы 5 егет, 3 кыз үстергән туганыбызның хатирәләрен китап итеп бастырып чыгару туганнары, бала-оныклары, якташлары өчен мөһим, шатлыклы вакыйга булды”, - диде.

Уват районы авыл хуҗалыгы хезмәте ветераны Рәүфә Айданованың тормыш юлына багышлап язган хатирәләрен укучылар илебез белән бергә халкыбыз күргән, кичергәннәрне күз алдына китерә алалар. “Истәлекләр” китабына кергән язмалар гаилә архивыннан алынган фотолар белән баетылган. Сугыш чоры авырлыгын белмәгән яшь буынга тәкъдим ителгән китап якташлары өчен кызыклы булыр. Автор ассызыклаганча, чын кеше үз Ватанының патриоты, ул гаиләдә балаларына үрнәк була, иҗтимагый хезмәттә тәрбияләнә, эш урынында тырышып эшли, тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен, хөрмәтен тоеп яши.

Китап үз укучыларын табар дип уйлыйм. Авторга, китапны чыгаруда ярдәм итүчеләргә иҗади уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836