Материалы

“Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез!”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-9Укытучы! Ә кем сон ул?

Укытучы – сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул.

Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.

Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.

Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлелек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала.

Олуг затларыбызны искә төшерергә вакыт җитте. Олы яшьтәге ветеран-укытучыларны – Люция апа Хәбибуллина, Рәшидә апа Зәнкиева, Асия апа Шәипова, Сара апа Маметова, Рәхилә апа Уразаева, Әдип Гарифханов, Клим Садыйков, Динара апа Хәбибуллина, Сәкинә апа Нотфуллина, Асия апа белән Ишмухаммет Гайсиннар, Алевтина Манкаева, Сәет Хисмәтуллин, Алсу Исмәгыйлова, Фәридә Исхакова, Венера Мингазова, Әлфия Петухова, Әнисә Алеева, Рафаил Гадиев һәм исемнәре онытылгын күп-күп өлкән укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!

Бай тәҗрибә туплаган, җиң сызганып халкыбызга армый-талмый геройларча эшләүче – Гүзәлия Муллачанова, Хәлидә Кирамова, Зөлфия Калгаманова, Рүзилә Исмәгыйлева, Венера Ибукова, Фәнисә Ниязова, Асия Зимагулова, Роза Ишкулова, Гөлшат Турышева, Гүзәл Гайсина, Фирдәүс Сәфәрова, Гүзәл Тимеркәева, Динара Мамикова, Гөлнур Солтанова, Фәния Төхвәтуллина, Тәслимә Мөхәммәтзянова, Рәүфә Алеева, Гүзәл Сәфәрмәтова һәм башкаларны; шулай ук яшь мөгаллимәләребезне – Римма Абуталипова, Наилә Айнитдинова, Клара Баязитова, Азалия Габдрәхимова, Розалия Ибәтуллина, Гүзәл Идрисова, Лена Ильясова, Ләлә Казукова, Алсу Кучумова, Динара Нурулина, Сафура Моталипова, Латыйфа Уразова, Зифа Хәйруллина, Гөлназ Юсупова һәм башкаларны бәйрәм белән ихлас котлыйбыз!

Мәктәптә алган белем һәр көнне кирәк. Ел буе онытып торып, шушы көнне генә котласак та, аларның күңелләре күтәрелеп китәр, хезмәтләренең эзсез югалмаганын белеп шатланырлар иде. Укытучылар күп очракта үзләре дә, яхшы мәгънәсендә, бала кебек самими, киң күңелле була.

Реформалар гел үткәрелеп килә. Бердәм дәүләт имтиханы кертелү, бер-ике фәнне генә күтәрү башка имтихан бирәсе булмаган фәннәрнең әһәмиятен югалтуга китерә. Бөтен кеше дә математика һәм рус телен генә өйрәнә. Ә география, биология, татар теле һәм физика кебек тормыш өчен кирәк булган фәннәр читтә каламы? Аларны сиңа, имтихан бирергә кирәкмәсә, өйрәнмәсәң дә буламы? Бүгенге хәл ата-аналарда да, балаларда да шундый фикер тудырмыймы икән?! Илебез, үз фәнен генә белеп, дөнья турында күзаллавы булмаган мокытларга мохтаҗмы икән?

Аннары мәктәпләрдә еш кына кыскартулар да үткәрелеп тора. Акча янга кала, имеш. Мәгърифәткә акча кызганган дәүләтне аңламыйм мин. Мәгариф системасы никадәр югарыга күтәрелсә, дәүләт тә шулкадәр көчлерәк була бит югыйсә. Укытучыларны даими рәвештә тикшереп, тырнак астыннан кер эзлиләр дисәм дә, ялгыш булмас. Дөресен генә әйткәндә, күңел биреп эшлисе, балаларга белем һәм тәрбия бирәсе вакытта алардан дәрес планы, еллык план, тагын әллә нинди кәгазьләр таләп итәләр.

Әйе, укытучы ул милләтебезгә, илебезгә нигез салучы да булып тора. Укытучылар бөтен авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән инде, балаларда да шул сыйфатны тәрбияләргә тырышалар. Иң әһәмиятлесе - җәмгыятьтәге мөнәсәбәт. Җәмгыять дигәнем, беренче чиратта, ата-аналар. Әти-әниләрнең укытучыларны санга сукмавы, һичшиксез, балага да күчә.

Үз эшенең фанаты булган ихлас кешеләр күбрәктер, минемчә.

«Укытучыларга аерым хөрмәт күрсәтегез, пенсиядәгеләренә дә барып, хәлләрен сорашыгыз. Безнең календарьда ул - кызыл көн», - дигән сүз мөгаллимнәребезнең күңеленә сары май булып яткандыр. Ата-аналарга, өлкәннәргә, укытучыларга хөрмәт булган җәмгыять һәрвакыт тату да, бай да яшәр, иншалла!

Җир йөзендә иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән кадерле укытучыларны бәйрәм белән котлыйм! Тирән саулык-сәламәтлек, озын гомер, яңадан-яңа уңышлар телим.

Хәнисә АЛИШИНА, филология фәннәре докторы,
Төмән дәүләт университеты профессоры, өлкә татар

автономиясенең фән һәм мәгариф комиссиясе рәисе,Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума