#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьтәге аерма аркасында

последние и лучшие новости искусства в мире

41-3Арангуловлар Халыкара рекордларны теркәү агентлыгының сертификатларына, медаленә лаек булдылар.

Тубыл шәһәрендә яшәүче Ләйсән һәм Рауль Арангуловлар 26 ел һәм 270 көн аралыкта дөньяга килә: Ләйсән 1990 елның 9 маенда, ә энесе 2017 елның 2 февралендә туа. Алар әти-әниләре Хәсән Арангулов һәм Елена Чегодаева белән бергә Тубыл шәһәрендә яшиләр. OFFICIAL WORID RECORD - рәсми дөнья рекордын куйган бертуганнарны узган атнада тубыллылар котлап ихлас теләкләрен юлладылар.

Алар “Интеррекорд” халыкара рекордларны теркәү агентлыгы тарафыннан теркәлгән рекордчылар да. Үз өлкәсендә иң эре агентлык булып торган, шулай ук, рус телендә генә түгел, ә милли рекордлар да теркәгән оешма ул. 1999 елдан халыкара рекордлар регистраторлары ассоциациясенә керә. Быел Тубыл шәһәрендә яшәүче Арангуловлар гаиләсе үз рекордларын раслаучы барлык кирәкле сертификатларны алган гаилә булып танылдылар. Моны Тубыл шәһәр хакимияте дә билгеләп үтте. 2021 елның 28 августында “Россия рекордлар китабы”нда, ә 2021 елның 21 сентябрендә “Интеррекорд Россия рекордлар реестрында рәсми дөнья рекорды һәм Россия рекордчылары” яшь араларында иң зур аерма булган бертуганнарны, Арангуловларның гаиләсен сертификатлар алулары белән якташлары котлап, аларга яңа шатлыклы вакыйгалар, уңышлар теләделәр. Хәсән Арангулов гаиләсе турында: ”Рауль туганда хатыныма 45 яшь иде. Кызыбыз белән улыбызның арасы 27 ел. Ләйсән Бөек Җиңү бәйрәме көнендә, улыбыз Сталинград сугышында (1943 ел) Совет гаскәрләренең фашистларны тар–мар итү көнендә туды. Алар бу бәйрәмнәрне белеп үсәләр. Улыбыз әле кечкенә, балалар бакчасына йөрми. Кызыбыз үсеп җиткән, гаилә корган, ике баласы бар, безнең белән киңәшләшеп тора. Оныкларыбызны яратабыз. Мин яраткан һөнәрем белән дә шөгыльләнәм, Хөсәен абыем белән без спортчылар, музыкантлар, рәссамнар, сөяктән сыннар кисүче осталар да. Балаларыбызның яшь аермасы зур булса да, алар бер-берләрен бик яраталар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Аллаһы Тәгалә безгә насыйп иткән балаларыбызга исәнлек-саулык, тәрбияле булып, халкыбызга, илебезгә файда китереп үсүләрен телибез”, - диде. Дөньякүләм танылган кечкенә Раульнең, аның апасы Ләйсәннең уңышлары алда, киләчәкләре өметле булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836