#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Бишек җырлары»н олысы, кечесе тыңлады

последние и лучшие новости искусства в мире

9-6Тубыл шәһәренең тарихи–архитектура музей тыюлыгының «Наместник» сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында «Бишек җырлары» дип исемләнгән чара узды. Оештыручылар «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, вәкилләре - Равилә Фазыйлова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырдылар. Алар чыгышларында Тубыл районнарындагы татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләделәр.

Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Бала күңеленә кергән, әниләрнең теләкләрен чагылдырган бишек җырын Айсылу Юнысова җырлап та бирде. Ул җирле шагыйрә Галия Абайдуллина иҗат иткән «Цәңгелцәк» шигырен үзе көйләп башкарды. Чарада катнашкан ветеран укытучы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин шигырьләре җыентыгыннан «Бишек җыры»н, Нәҗибә Сафинаның «Җан җылысы» дигән шигырен укыды. Ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова Гамил Афзалның «Өф-өф итеп» шигырен сөйләп, яшьләргә теләкләрен, киңәшләрен әйтте. 89 яшендәге тыл һәм хезмәт ветераны Фәридә апа Ташбулатова әниләргә багышлап җыр башкарды. Хезмәт ветераннары, сугыш чорында үскән өлкән яшьтәге кунаклар балачак елларын искә алдылар. Ихлас күңелдән яңгыраган чыгышларның берсе 10 балалы гаиләдә үскән Фәүзия Мөслимованың чыгышы булды. Элек күп балалы гаиләләр аз булмаган, балаларга игътибар, җылы сүз дә җиткән. Ул чорда туып-үскәннәр туган телләрендә сөйләшәләр, бишек җырларын, гореф-гадәтләрен дә беләләр. Аларның тиешле белем алып, тормышта үз урыннарын табып яшәүләре бүгенге яшьләргә үрнәк. Зур тырышлык белән әзерләнгән чара бер тында узды. Себер белән идарә итү тарихы музее комплексы мөдире Гөлнара Мәдиева «Ак калфак» оешмасына рәхмәт әйтеп, кызыклы экскурсия үткәрде.

Аннары «Бишек җырлары»н тыңларга килүчеләр «Ак калфак» кызлары әзерләп китергән милли ризыклар белән чәй эчтеләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836