Сентябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ялутор районының Аслана авылы хакимиятенә кергән кечкенә татар авылларында сайлаулар гөрләп узды. Чөнки ул авылларда Аслана татар мәдәният үзәге һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре « Төмән көзе» фестиваленә кушылып, матур концертлар, төрле күңел ачу программалары, ярыш-бәйгеләр оештырдылар. Мәсәлән, Бумаер авылында алар Аслана урта мәктәбе укытучылары белән «Көзге әйлән-бәйлән» бәйгесе, «Көзге юанычлар» уен программасы үткәрделәр.
Биредә катнашучылар көз айлары сынамышларын искә төшереп, табышмакларга җавап биреп, төрле кызыклы бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре беренче тапкыр сайлауда катнашучы игезәкләр - Рузилә белән Рузил Галиевлар һәм Рәүф Садыйковны котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА