Материалы

Бумаер авылында

последние и лучшие новости искусства в мире

39-19Ялутор районының Аслана авылы хакимиятенә кергән кечкенә татар авылларында сайлаулар гөрләп узды. Чөнки ул авылларда Аслана татар мәдәният үзәге һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре « Төмән көзе» фестиваленә кушылып, матур концертлар, төрле күңел ачу программалары, ярыш-бәйгеләр оештырдылар. Мәсәлән, Бумаер авылында алар Аслана урта мәктәбе укытучылары белән «Көзге әйлән-бәйлән» бәйгесе, «Көзге юанычлар» уен программасы үткәрделәр.

Биредә катнашучылар көз айлары сынамышларын искә төшереп, табышмакларга җавап биреп, төрле кызыклы бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре беренче тапкыр сайлауда катнашучы игезәкләр - Рузилә белән Рузил Галиевлар һәм Рәүф Садыйковны котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума