Материалы

“Дуслык каруселе” – балалар иҗатын үстерү фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1330 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә иҗтимагый палатасы, «Этнос» иҗади сәләт үстерү үзәге, Төмән шәһәренең себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә «Дуслык каруселе» милләтләр мәдәнияте фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальнең төп максаты - талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау һәм сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, мәдәни милли традицияләрне саклау һәм өлкәдә яшәүче милләтләрнең фольклор мәдәниятен популярлаштыру. Бәйгенең сайлап алу туры 23 апрель көнне шулай ук татар мәдәният үзәге сәхнәсендә үткән иде. Бу турыда шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин аңлатма биреп: «Дуслык каруселе» фестивале быел 3 нче тапкыр уздырыла. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел күбәя бара, моңа без бик шатбыз. Быел жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап аласы тагын да авыррак булды дисәм, бер дә арттыру булмас. Чөнки бу юлы 930 бала катнашты. Шәһәр һәм авыллардан килгән 4 яшьтән алып 18 яшькә хәтле булган балалар 7 номинация буенча ярыштылар. Аларның чыгышларына жюри рәисе - педагогия фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Рафаэль Гадиев җитәкчелегендә Төмән дәүләт мәдәният институтының декоратив-гамәли сәнгать һәм этнодизайн кафедрасы доценты Гүзәл Мөхәммәтшина, күп тапкырлар халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында Гран-при иясе, фольклорчы, Төмән дәүләт мәдәният институты укытучысы Руслана Лосева һәм Төмән дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы укытучысы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Владимир Казанцев бәя бирделәр. Ул көнне жюри 176 иҗади номер карап, декоратив-кулланма сәнгать буенча 160 кул эшен тикшерделәр. «Этнос» балалар үзәге белән без озак еллар тыгыз элемтәдә эшлибез. Әлеге бәйгене без балалар үзара аралашып, танышып, тәҗрибә уртаклашуларын, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруларын һәм үзләренең сәләтләрен, осталыкларын халыкка күрсәтә алуларын теләп уздырабыз. Аннары бит мондый чаралар сәләтле балаларга ярдәм итү белән бергә, милли иҗтимагый оешмаларның балалар иҗатын үстерү буенча эшен активлаштыруга да ярдәм итә», - диде.

Гала-концерт карарга килүчеләр саны бик күп иде. Аларны җылы сәламләп милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин чыгыш ясадылар. Алар «Дуслык каруселе» бәйгесенең халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүдә башкарган зур роленә басым ясап, бәйрәм белән котладылар. Концерт Тубыл шәһәреннән килгән Альберт Колмәмәтовның «Татар биюе» белән башланып китте. Чара балаларның матур чыгышлары һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән бизәлеп, үрелеп барды. Дипломнарны балаларга Владислав Чернов, Динар Абукин, «Этнос» балалар үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысова тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез күп булуы безне бик сөендерде. Ә гала-концертка чыккан – Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең «Әпипә» (җитәкчесе Е.Володина), «Яшь гармун» (Төмән районы, Индрәй авылы, И.Ихсанов) уен корал, «Аккош» (Е.Харламова) бию ансамбльләре, Төмән районы, Муллаш мәктәбе укучылары Милена Ярмөхәммәтова, Сафина Хәлиуллинаның (Т.Нәҗметдинова) матур җырларын, нәфис сүз остасы Элина Әминова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Гармунда оста уйнаучы Салават Сәитовның (Индрәй мәктәбе, И.Ихсанов) чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Гран-при бүләгенә нәфис сүз остасы Всеволод Румянцев лаек булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума